Әнвәр Нургалиев «колхозник» диючегә җавап бирә [видео]

-- Лейла

Танылган татар-башкорт эстрадасы җырчысы Әнвәр Нургалиевка «колхозник» диючене игътибарсыз калдырмаска була. Җавапны ул аңа туган авылында бирә.

Җырчы Әнвәр Нургалиевның Инстаграм битендәге бәхәс тудырган пост.

Инстаграм битендә Әнвәр әфәндегә берәүләр, «Син – колхозник» дигән фикер калдыра. Җырчы моны игътибарсыз калдырмый, болай язучыны ул «фәрештә» ди һәм туган авылында, бозауларны иркәләп, җавап бирүен дәвам итә. «Әйе колхоздан, авылдан, мин горурмын шуның белән. Тиресен дә түктек, көтүен дә көттек, комбайнда да, зернотокта да эшләдек. Рәхмәтлемен Ходаема. Кем авылда үсмәгән, алар ипи, сөт тәмен белми!», – дип җөпләп куя фикерен Әнвәр Нургалиев.

Бәйле