Фирдүс Тямаев: «Чын ир-ат гаебен танып, гафу үтенә белергә тиеш» [видео]

-- Лейла

Җырчы Фирдүс Тямаев белән Элвин Грей арасында каршылык тарихы дәвам итә.

— Кешене кимсетергә ярамый. Әгәр мин кемгәдер начар сүз әйткәнмен икән, мин килеп, кулымны биреп ир-атларча гафу үтенәм. Миңа бернинди дә пиар кирәк түгел. Минем пиарым – ул минем җырларым. Мин хәтта үз-үземнән дә көлә алам. Ләкин үземне кимсетүгә җавапсыз кала алмыйм, – ди җырчы.

Фирдүс Тямаев белән Элвин Грей арасында килеп туган каршылык турында күпләрегез ишеткәндер инде. Элвин Грей гафу үтенерме? Ничек дип җавап бирер?

Бәйле