Казанда кызы әнисенә: «Мин сине ут төртеп яндырам» [видео]

-- Лейла

Бер ай элек волонтер Юлия Хәкимовага 14 яшьлек кыз бала ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Кызның үз тормышы турындагы сөйләменә ышанырлык түгел иде, ди Юлия. Шуңа күрә ул бу кыз биргән адрес буенча тиз арада барып, аның әбисен үз күзләре белән күрергә бара. Юлия килгәндә янгын булган фатирда утсыз, газсыз, яшәү һәм кешеләргә карата бер өмете дә калмаган ялгыз яши торган карчык каршы ала. Әлеге апа 3 оныгын тәрбияләгән, чөнки кызы тәртипсез тормыш рәвеше алып бара. Әлеге гаилә турында барлык хокук саклау органнары да белгән, узган елның ноябрендә балаларны приютка алып киткәннәр. Ә бу апаны үзенең үк кызы, йөргән егете белән талаган, соңыннан полициядан гаризасын алуын таләп иткән.

Кызы әнисенең гаризаны алмаячагын белгәч, фатирына ут төртеп, әбине янган фатир эчендә калдыра, бәхеткә – ул көч-хәл белән исән кала. Юлия Хәкимова​ @uliakhakimova373​ әлеге апаның фатирына ремонт ясарга, кирәкле мебельларны алырга ярдәм итә.

Хәзерге вакытта апаның фатирында барлык уңайлыклар да тудырылган, ул түсемсезләнеп оныкларын кайтарырлар, дип өметләнә.

Бәйле