Салават белән Гүзәлем ял иткәндә гаиләләре өчен мөһим даталарны билгеләп үтәләр [видео]

-- Лейла

Хәзерге вакытта татар эстрадасының җырчылары Салават Миңнеханов белән Гүзәлем һәм аларның кызлары Мәдинә Төркиянең Анталия шәһәрендә ял итәләр. Салаватның ипотека түләү көне дию генә шик тудыра, аларда ипотека бармы икән?!

https://www.instagram.com/p/CTk_6BsNdxt/?utm_medium=copy_link

Җырлы гаилә бергә тормыш итә башлауларына 8 ел булган көнне бәйрәм итәләр. Калай туйларын Төркиядә үткәрергә булганнар җырчылар. Мондагы матурлыкка хозурланып, яхтада да йөрергә чыкканнар.
– Азнакайлар ялда! Мондый ише водопадлар безнең Тымытык авылында да бар инде! Тымытык белән не сравнить, конечно, но ярый инде! Шуның өчен мин 300 доллар түләдемме?! – дип үз кичерешләре белән бүлешә Салават Инстаграм битендә.
– Безнең гаилә итеп яши башлавыбызга 8 ел. Кызыбызга 2 яшь тә 8 ай һәм бүген безнең ипотека түли торган көн, – дип тә өсти җырчы Салават Миңнеханов .

Бәйле