Яшел Үзән районы Татар Әҗәлендә тулаемы белән йорт янып бетә [фото]

-- Лейла

9 сентябрь төнге сәгать 2дә Яшел Үзән районы Татар Әҗәле авылында йорт янып бетә.

Йорт яна башлаганда хуҗалар бөтенесе дә өйдә булалар. Бәхеткә каршы, бөтенесе дә уттан чыгып өлгерә. Әмма йортларыннан бернәрсә дә калмый.

Хәзерге вакытта уттан зыян күргән гаиләгә ярдәм итү бара. Кирәкле әйберләр:
– Ирләргә 41нче үлчәмле аяк киеме, 50-52нче үлчәмле өс киеме;
– Хатын-кызларга 37, 38, 40, 41нче үлчәмле аяк киеме һәм 48,50-52нче өс киеме.

Татар Әҗәлендә яшәүчеләр киемнәрне Рус Әҗәле авылы башкарма комитетына илтеп бирә алалар. Ә шәһәрдә яшәүчеләр «Яшел Үзән» газетасы редакциясенә алып килә ала (адресы Гоголь урамы, 23а йорты).

Материаль ярдәм күрсәтергә теләүчеләр зыян күргән гаиләнең Сбербанктагы исәп-хисап счетларына акча күчерә алалар. Счет номеры: 42307 810 5 6248 6700406.

Бәйле