“Бозылган вәгъдәң исеңә төшеп, үзәгеңне өзәр әле!” дигән хат алдым

-- Лейла

Узган ел бигрәк тә авыр ел булып истә калыр…

Беркөнне телевизордан Филүс Каһировның “Җиз кыңгырау моңнары” дигән җырын тыңладым да, ул мине кинәт кенә үткәннәргә, еракта калган яшьлек елларына алып кайтты. Йөрәк түрендә генә йөргән, онытыла башлаган иң бәхетле, иң татлы мизгелләрне яңадан бер кат кичереп ләззәтләнергә, сагыш дәрьясында йөзәргә мәҗбүр итте.

Яшь чакта Марат исемле авылдаш егет белән йөрдем мин. Башта, мәктәптә укыганда, дуслар гына идек. Ул чакта чын мәхәббәтнең нәрсә икәнен дә аңламаганмын. Мәктәпне бетергәч, Маратны армиягә алдылар. Армиядән “яратам” дигән хатлары килеп кенә торды. Вәгъдә биреп озатып калсам да, никтер аның бу сүзләренә артык игьтибар бирмәгәнмен, белмим, бәлки үлеп яратырга да өлгермәгән булганмындыр.
Уйламаганда, юлымда икенче берәүне очраттым да, Маратның кайтырына өч ай калды дигәндә, тоттым да шул егеткә кияүгә чыктым. Җүләр! Һәм бу турыда Маратка әйтеп, хат та язып салдым. Тагын бер кат җүләр! Күп тә үтмәде, аннан: “Сөеклем, җаным! Нишләдең? Син мине үтерәсең, бу ялгышлыгың белән үзең дә бәхетле булмассың. Кияүгә чыксаң да, мине ташласаң да, мин сине барыбер ташламыйм, син кая – мин шунда булачакмын. Миннән котыла алмассың. Бозылган вәгъдәң исеңә төшеп, үзәгеңне өзәр әле!” – дигән җавап хаты алдым.

Марат кайтты… Кайтты да, хатында язылганча, без яши торган шәһәргә килеп урнашты. Урнашты гына түгел, без эшли торган җиргә эшкә дә урнашты. Шулай өчебез дә бер урында эшлибез. Ул һаман күз алдында йөри, ә үзе минем яннан үткәндә һаман бер сүзне көйли: мин сине яратам, яратам, яратам…

Аны көн саен күреп тору, аның миңа карата кайнар хисләре тора-бара һушымны җуйдырды: ансыз яши алмый башладым, таң атса тизрәк эшкә – аның янына дип ашыктым. Гел аны күрәсе генә килеп торды. Ял көннәре җитсә, ямансулап, моңаеп кала идем. Янымдагы иремне дә күрәсе килми, аннан суына башлавымны сизеп, иремә: “Әйдә, башка шәһәргә китеп урнашыйк, минем монда эшлисем килми”, – дип әйттем. Минем бу сүзләремнән ул, әлбәттә, аптырашта калды. Башкача булмый дип, эшкә баргач, эштән китәргә дип гариза яздым. Ә кич белән ирем мине үзенең каршына утыртты да: “Галия! Мин сиңа өйләнеп ялгышканмын, армиядә егетең барлыгын белмәдем, үзең дә яшергәнсең. Мин ике яшь йөрәк арасына кергәнмен икән, оныт мине, мин сиңа үпкәләмим. Ике арада җылылык юк икән – ул инде тормыш түгел. Мин сине шул егеткә – мәхәббәтеңә тапшырам. Ул да сине ярата. Мин барысын да беләм, бәхетле булыгыз. Болай, өчпочмаклы тормышта барыбер тынычлап, бәхетле булып яши алмаячакбыз. Тагын бер кат бәхет телим!” – диде. Ә мин акланырга тырышып карадым, ул мине ишетергә дә теләмәде.

Шулай итеп, ирем белән аерылыштык та. Минем белән аерылышкач, ирем тиз генә башкага өйләнде. Алар бәхетле яшиләрдер дип уйлыйм. Яратып, яратылып яшәүдән дә олырак бәхет бар микән дөньяда? Ә Марат, безнең аерылышканны белгәннән соң, миңа бүтән борылып та карамады. Берничә ай гына эшләде дә, каядыр күченеп китте. Шулай буласын мин күңелемнең бер чите белән сизенгән идем инде. Шуннан соң мин дә ул оешмада озак тормадым, бүтән эшкә күчтем. Үз гомеремдә тагын ике тапкыр кияүгә дә чыгып карадым, ләкин бәхетемне таптым дип әйтә алмыйм.

Инде гомер көзенә керсәм дә, бу хәлләр, кичерешләр минем күңелемдә кичә булгандай. Хисләр, киресенчә, еллар узган саен арта гына бара. Әллә үкенеч, әллә сагыш, әйтеп-аңлатып бетереп булмый аны. Бар кеше дә яратып, сөеп-сөелеп яшәсен иде дигән теләктә калам. Бирелгән вәгъдәләрегезне бозмагыз!

Галия.

Бәйле