«Мине терелми дигәннәр дә, ул шундук башка хатын эзли башлаган икән»

-- Лейла

Мәктәпне тәмамлагач, алга таба укырга теләгем булса да, тормыш авырлыгы укырга ирек бирмәде. Шуңа күрә акча эшләргә дип, Казанга килеп заводка эшкә урнаштым. Менә шунда очраттым мин аны.

Ел ярым яратышып йөргәннән соң никахлашып өйләнештек. Ул вакытта бездән дә бәхетлерәк кеше булмагандыр. Бер-беребездән башка яши алмабыз кебек иде. Озакламый мәхәббәтебезнең җимеше булып улыбыз Айдар туды. Улыма өч яшь чакта мин бик каты чирләп, больницага эләктем. Катлаулы операция кичерергә туры килде. Операциядән соң мине әнием саклап утырды.Үзем өчен түгел, улымны уйлап борчылдым. “Айдар кая, нишли икән?” – дип әнидән сорагач, әни аның апамнарда икәнен әйтте.
Ирем атна буена хәлемне белешерә килеп йөрде, аннан килүен сирәгәйтте һәм бөтенләй килмәс булды. Мине ике атнадан артык яткырдылар, алга китеш булмагач, кабат операция ясадылар. Анда да әни белән апам чиратлашып саклап, тәрбияләп тордылар. Тиз генә чыгармадылар, больницада озак ятарга туры килде. Ирем шул югалудан юк булды. Баксаң, аңа “хатыныңның хәле яхшы түгел, андый чирдән терелеп кеше булуына ышаныч бик аз” дигәннәр дә, ул башка хатын эзли башлаган икән. Иремнең чын йөзен шунда гына белдем. Өйгә чыккач та, бер ел сакланып, табиблар күзәтүе астында яшәдем. Газиз балам хакына терелеп, аны исән-сау үземә тәрбияләп үстерергә насыйп итсәң иде Ходаем дип, елый-елый ялварып сорый идем. Аллага шөкер, улым бәхетенә, әкренләп савыктым.

Мин больницадан кайтуыма иремнең әйберләреннән җилләр искән иде. Яныма хәл белергә килми башлагач ук күңелем нидер сизенгән иде инде. Ирләргә ышанма, Иделгә таянма дип белми әйтмиләр икән. Баксаң, ирем үзенең бер классташ кызына ияләшкән булып чыкты. Кияүгә чыкмаган, үзе генә яши торган кыз иде ул. Мин авырып ятканда шул классташы белән чит илгә ял итәргә барганнар хәтта! Минем кайгы булмаган шул аңарда, югыйсә, ни дисәң дә, яратып өйләнгән хатыны идем бит.

Улым да әтисен сагынып, көн саен көтте, аны кызганып йөрәгем өзгәләнде. Аңа ничек итеп тә аңлатып булмый бит. “Әтием кайчан кайта?” – дип, көн саен сорап кына тора. Нәрсә дип тә җавап бирергә юк. Шушы хәлләрдән соң нишләргә кала? Әлбәттә, аерылышырга. Аерылышкач улым белән миңа бер бүлмәле фатир, ә иргә машина калды. Ярый әле торырга урыныбыз бар дип сөенәм.

Күрәсең, ирнең яратуы чын күңелдән булмаган аның. Әгәр яратса, мондый адымга бармас иде. Тормыш корып яши башлагач, авырлыклар белән күзгә-күз очрашкач кына кешенең кемлеген аңлыйсың икән ул. Гомер буе бергә атларбыз дип, бер-беребезгә матур вәгъдәләр биргән идек. Авыр чакларда бер-беребезгә терәк булырга, кайгы-шатлыкларны бергә уртаклашырга сүз бирешкән идек. Беренче авырлык белән очрашач ук матур вәгъдәләре юкка чыкты…

Зилә, Чувашия.

https://vk.com/beznen_avil

Бәйле