Актриса Илсинә Миңнемуллина: «Татар милли киемнән, матур бизәнгечләр белән мине гел истә калдыралар» [видео]

-- Лейла

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры актрисасы Илсинә Миңнемуллина өч кибет тота, татар милли бизәнгечләре ясый, тортлар пешерә, рәсемнәр ясый һәм ике баласын тәрбияләргә дә өлгерә.

https://youtu.be/zwZ0hi_4GRs

Актриса Илсинә Миңнемуллина татар милли киемнәр, матур түшлекләр, зәвыклы калфак-кәләпүшләр тегеп кенә калмый, үз куллары белән искиткеч бизәнү әйберләре дә ясый.
— Мин төп эшемнән тыш тагын туйлар-юбилейлар да алып барам. Шулай бер мәҗлескә татар милли образы кирәк булды. Үземә киемне шулай тектем. Ә кул эшләренә килгәндә, мин кечкенәдән үк бу эшкә оста идем. Аның бер кыенлыгы да юк дип саныйм, — дип аңлата оста ханым.
Бер түшлекне ясар өчен аеруча да вакыт күп кирәк икән. Ә чулпыларны ясарга Илсинә Миңнемуллинага тормыш иптәше булыша. Илсинә үзе җиңелрәк эш караса, ире тимерне кисү-бөгү эшенә алына икән.
— Чулпы, түшлекләрне ясап кына өлгер! Хәзер алып китәләр! Мин ясаган әйберләрем белән еш кына күргәзмәләрдә дә катнашам. Шунда калфак-кәләпүшләремне сатып алып китәләр. Хәтта үзем ясап, милли бизәкләр төшергән түбәтәйне Мәскәүгә кадәр алып киттеләр, — дип горурланып сөйли Илсинә.
Әле моннан тыш оста ханым заказга тортлар пешерү белән дә шөгыльләнә икән. Алай гына да түгел, пешерү өчен бөтен кирәк-яраклары булган кибет тә тота икән.
— Мин бер дә эшсез тора алмыйм. Миңа һәрвакыт нәрсә дә булса эшләргә кирәк. Телевизор да карамыйм мин, Инстаграм белән дә кызыксынмыйм. Күңел ничек куша, шуңа буйсынам. Күңелем рәсем ясарга сорый, мин бик теләп бу эшкә алынам. Аннары үземә эскизлар сызам һәм шуннан киемнәр уйлап табам. Әле тегә торган машинам булса, тегәр дә идем. Спортны да бик яратам мин. Шахмат, теннис, чаңгы ярышлары, йөгереш — бөтенесен дә үз итәм, — дип аңлата үзе.
Булган кеше бар яклап та уңган була. Бу нәкъ Илсинә Миңнемуллина турында әйткән сүзләр. Әйтеп үтелгән барлык шөгыльләреннән тыш ул үтә дә талантлы актриса.
— Матур татар милли киемнәр, бизәнгечләр белән халык алдында чыгыш ясыйм. Мине һәрвакыт яхшы каршы алалар, киемнәремә сокланалар. Мәҗлесләрне дә шул киемнәрем белән алып барам. Беркайчан да начар сүз әйткәннәре юк. Ә киресенчә, син үзенчәлекле, истә каласың дип килеп әйтәләр, — ди Илсинә.

Бәйле