Маһинур әби Шәйхетдинова аяклар сызлавыннан ничек котылып булуын өйрәтә [видео]

-- Лейла

Тукай районы Боерган авылыннан Маһинур әби Шәйхетдинова халык медицинасын бик тирәнтен өйрәнә.

– Шикәр диабеты, йөрәк-кан тамырлары авырулары, стенокардия чире белән интегүчеләргә бер дәва бар – ул да булса топинамбур чәчәкләреннән төнәтмә ясап, шуны кайнатып эчү. Аның сабакларын исә мунчага алып кереп, кайнар суда батырып торырга һәм шунда аякларыгызны тыгып утырырга киңәш итәр идем. Алар арыганлыкны да бетерә, аяк сызлавын да киметә. Шушы сабаклар белән төнәтмәдә аякларыгызны 10 көнләп тыгып утырсагыз, үзегез үк аякларыгызның җиңеләеп калганын сизеп алачаксыз, – дип сөйли Маһинур Шәйхетдинова.

Бәйле