“Алар сиңа тиң түгел!”

-- Лейла

Туганнан туган апам Фәния малае Фәнисне соңарып, кырыкка җиткәндә генә тапты. Бердәнбер улларын шуңа күрәдер инде бик кадерләп үстерделәр. Фәнисне күбрәк әнисе белән әбисе тәрбияләде, җизни шабашкалардан кайтып кермәде, гаилә мохтаҗлык кичермәсен дип бик тырышты. Алга таба да улының тормышындагы бөтен мөһим карарларны апам кабул итте.

Тырыша торгач, бөтен акчаларын эшкә җигеп, Фәнисне армиядән дә алып калдылар. Укыттылар, аннан мин эшләгән оешмага эшкә урнаштырдылар. Тырыштым инде мин дә, сөйләштем, туганымның улы яхшы урында эшләсен дидем. Фәниснең үзенә дә эше ошады: авыр түгел, акчасы да яхшы. Яшьлек үзенекен итә инде, бераздан Фәнис матур гына, тыйнак кына бер кыз белән очраша башлады. Рамиләгә тәкъдим ясарга җыенуын миңа да шатлана-шатлана сөйләде, алган йөзеген дә күрсәтте. Мин дә шатландым инде энем өчен. Менә дигән тормыш иптәше булачак Рамилә! Кызын таныштырырга әнисе янына алып кайтты. Мине дә кунакка чакырдылар ул көнне.

Табын артында апам өчен мин оялып утырдым: канәгатьсез чырай ясап, булачак киленнән бертуктаусыз сорау алды ул. Кыз кызарып чыкты, чак кына еламый, шундый кызгандым үзен. “Бу хәерче кызының башка монда эзе дә булмасын! – диде апам кызны озатып кайтып кергән улына. – Авылдан булуы гына җитмәгән, әтисе дә юк. Өс-башын гына кара син аның, чүп-чар сата торган кибеттән алганы күренеп тора. Юк, улым, сиңа тиң түгел бу кыз!”

Апама карап шаккаттым. Үзләре байлар булса иде, ичмасам! Кара көнгә дип банкка салып куйган ике йөз мең сум акчаларыннан, үзләре яшәгән гади генә фатирларыннан кала берниләре дә юк. Гап-гади кешеләр. Алай дип әйтмәдем инде Фәния апама, үпкәләтермен дип курыктым. Шулай да, яшьләр бер-берсен ярата икән, каршы килмәскә үгетләдем. Тик кая ул, тыңларга да теләмәде мине, үз сүзе сүз. Фәнис әнисенең сүзеннән чыга алмады инде, Рамиләне бераздан ташлады. Аннан соң да күпме кыз белән очрашты әле. Барысы да яхшы гына, чибәр генә кызлар иде. Тик Фәния апама берсе дә ошамады. Бердәнбер улын берсенә дә өйләндерәсе килмәде. Җитешсез якларын да табып кына тора бит!

Шулай итеп, Фәнис тәки өйләнмичә калды. Үзе дә инде артык йомшак булды. Катырак торса, бер әнисен генә җиңә алган булыр иде. Тик ул бөтен тормышын әнисе хәл иткәнгә өйрәнгән шул инде. Үзенә күрә шулай рәхәт бугай аңа, җаваплылык юк. Эштән кайта да, кичләрен телевизор каршында әнисе белән хөкүмәтне, ил башлыкларын сүгеп үткәрә. Әйтерсең, аның тормышы барып чыкмаганга алар гаепле! Яше дә бар инде хәзер, кырыкка җитеп килә. Башы да пеләшләнеп бара, шактый тазарып та киткән.
Элеккеге матур кыяфәте юк инде хәзер яшь кызлар каратырлык. “Балалы хатын алып кайтма тагын, кирәкләре юк! Син әле яшь кызлар каратырлык!” – дип кабатлый улына апам әледән-әле. Үзе миңа гел шуны сөйли, улының һаман өйләнмәвенә зарлана, оныклар тели. Сукыр мәхәббәт шул буладыр инде. Артык яратуы белән улының тормышын бозды. Тегесе дә бит әнисенең һәр сүзенә ышана. Шулай итеп, гомере ялгыз үтә, яшьтәшләренә ул карамый, яшь кызлар Фәнискә карамыйлар. Әниләр балаларына яхшылык кына тели, әлбәттә, тик кайвакыт арттырып җибәрәләр!

Ләйсән Закирова.
«Язмыш кочагы»

Бәйле