Көзге кием сайлау серләре

Үзеңне уңайлы хис итү өчен көзге кием-салым нинди булырга тиеш? Әлбәттә, аның, беренче чиратта, җылы, шулай ук модалы да булуы кирәк. Спорт стилен яратучылар курткага өстенлек бирсә, купшырак киенеп йөрүчеләр плащ, пальтоларны хуп күрә. Көзге киемен яңартырга теләүчеләргә нәрсәләрне истә тотарга?

Казанда кием-салым кибете консультанты Рамилә Хәйруллина киңәшләре

Ничек сайларга?

Куртка. Сентябрьдә октябрь башларына кадәр җиңелчә куртка – «ветровка» киябез әле. Суык җилдән, димәк, салкын тиюдән әйбәт саклый ул. Ә инде октябрь урталарыннан, көннәр тагы да суыткач, эчле, җылы курткаларга күчәбез.  Киемнең эчке тукымасы төп роль уйный. Тукыма составында табигый материаллар  – йон, ефәк, вискоза проценты күбрәк булырга тиеш. Мондый тукыма тирләтми. «Ветровка», шулай ук көзге җылы курткаларның тышкы тукымасы «мембраналы» дип аталган заманча материалдан яки микрофибрадан булса яхшы. Алар җил-яңгыр үткәрми, шулай ук җылы да.

Плащ. Ясалма күннән яки күннән тегелгән көзге кием матур анысы, тик һаваны начар үткәрә: тирләтә.  Ә менә полиэстер, ацетатка берәр табигый материал, әйтик, вискоза кушылган икән, мондый плащның сыйфатлы булып чыгасына шик юк. Шулай да иң яхшысы – бондинг дигән мембраналы заманча материалдан тегелгәне.  Суны да үткәрми, тирләтми дә. Сүз уңаеннан, ир-атларга бер киңәш: бик заманча күренәсегез килсә, плащның 1–2 үлчәмгә зуррагын алыгыз.

Пальто.  Тукымасы составында йон, твид һәм кашемир күбрәк булган саен яхшырак. Велюр һәм бәрхет пальто матур, әмма тиз туза, кыршыла.  Ә инде күн һәм замша киемне бик белеп алырга кирәк. Чөнки сыйфатсыз булып чыгарга мөмкин. Шулай икән, мондый кием тиз юкара, кыршыла һәм ертыла. Сүз уңаеннан, киң җилкәле, юкарак ботлы хатын-кызларга билсез яки аска таба киңәеп киткән киемнең килешәрәк төшүен әйтеп китү урынлы булыр. Ә инде, киресенчә, тар җилкәле, юанрак ботлыларга – трапеция рәвешендәге пальтодан да яхшысы юк.

Белеп тор

Кыска буйлы кешеләргә кыска кием күбрәк килешә.  Озын куртка, пальто яки плащ аларны тагын да кыскарак итеп күрсәтә.  Шулай ук зур яка, кабарынкы кесә, резинка белән җыелган итәк тә – кыска буйлылар өчен түгел.

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/09/63069/

Бәйле