Кызымның үскәнен күреп каласым килә

Без «Ни хәл?» сәхифәсенә танылган алып баручы, «Тәртип» радиосының продюсеры, хәзер «ТНВ»дагы «Манзара» тапшыруы аша татар дөньясын уятучы Айваз Садыйровны чакырдык һәм  яңалыклары турында сөйләштек.

 Тормышыгыз һәм иҗатыгызда яңалыклар шактый. Үзләренә күчкәнче, сәбәпләрен ачыклыйк әле. Яңа эшкә урнашу ни белән бәйле?

– Яңа эшкә уранашу дип карау кирәкмәс бу очракта.  «ТНВ»да мин – чакырулы алып баручы ролендә. Атнага бер «Манзара» тапшыруын алып барам.  «Тәртип»тән дә китмәдем. Төп эш урыным шунда, саубуллашырга да җыенмыйм. Әлегә мин башкара алырдай эш байтак монда. Менә яңа гына иртәнге тапшыру чыгардык. Иртә саен Ризәлә Исмәгыйлева белән Илфат Фәйзрахманов татар дөньясын уята.

Хәзер яңа коллективта, хезмәттәшләрегез белән мөнәсәбәтләрегез ничек? Гомумән, яңа эшкә урнашкач, тиз арада яхшы мөнәсәбәтләр кору өчен нинди киңәшләр бирер идегез?

– «ТНВ»дагы коллектив турында сүз йөртсәк, яңа дип тә әйтә алмыйм. Луиза Закирова, Ландыш Хөсәенова, тапшыруның мөхәррире Илдар абый Кыямов белән дә моңарчы танышлар идек. Гомумән, андагы күп кенә хезмәткәрләр белән таныш мин. Телевидение, радио өлкәсендә башкача мөмкин түгел. Икенче сорауга килгәндә, ачык булырга кирәк, юмартлык, шаян булу да комачауламас. Мондый сыйфатларга ия булган кешене кайда да яраталар, кабул итәләр.

– Эш режимы тыгызлану гаиләгезгә йогынты ясамый калмыйдыр. Кызыгыз, тормыш иптәшегез өчен вакытыгыз каламы?

– Эшкә никадәр җитди карарга, вакыт сарыф итәргә кирәк булса да, гаиләгә вакыт, игътибар җитәргә тиеш. Мин гаиләгә вакыт табарга тырышам. Кызымның үскәнен күреп каласым килә. Бик күпләрнең сыкранып утырганын ишеткәнем бар. Гаилә минем өчен бик мөһим.

Инстаграмдагы сәхифәгездә иртән торырга яратмавыгыз турында язган идегез, хәзер менә иртәнге тапшыру да алып барасыз.

– Мин «ябалак» дип саный идем үземне. Илһам миңа төнлә килә. Кызым Газизә дә ябалак, күрәмсең, төнге 3–4ләрдә генә йокыга китә. Әмма минем режим бар. 11–12дән дә соң ятмыйм. Аз гына соң ятылса да, иртән авыр торыла.

– Сезне «стажлы» студент буларак та беләбез. Берөзлексез уку ни өчен кирәк?  

– Укымый торган булмагач, башкасын белмим дә инде аның. «Бишектән алып ләхеткә кадәр белем алу фарыз», – диелгән бер хәдистә. Белем – кешелекнең этәргече. Минем очракта бу белемнәремнең һәркайсы – бер баскыч. Һәр баскычны мин тормышымда кулланам. Тагын укырга керергә уйлап торам әле менә…

 Сезне татар телен иң актив кулланучылар рәтенә кертергә мөмкин дип уйлыйм. Бүген үзебезчә җавап бирүчеләр арттымы әллә кимедеме? Гомумән, телгә караш үзгәрде дип уйлыйсызмы?

– Тел кризисы тел прогрессын китереп чыгарды. Аның әһәмиятенә тагын да ныграк төшенделәр. Тел белән бәйле күренешләр, чаралар, проектлар саны күзгә күренеп артты. Димәк, куллану дәрәҗәсе дә арткандыр дип ышанасы килә.

Лилия Гыймазова

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/09/63365/

Бәйле