Депрессияне булдырмау өчен

Көзге депрессиягә планетабызның һәр бишенче кешесе дучар була икән.

Еллар тәгәрмәче туктаусыз әйләнә. Кышка алмашка – яз, җәйнең үкчәсенә басып көз килеп җиткәнен сизми дә калабыз. Шулай да һәр фасыл күңелгә ниндидер эз сала, йә моң-сагышка, йә өмет-сөенечкә урый.

Шәхсән үзем көзне көтеп алам, чөнки көз ул – ел буена эшләнгән һәм башкарып өлгермәгән эшләрне, максатларны барлау; бакчадагы уңышларны җыеп алу; минем кебек эсседән әлсери, суыктан бөрешә торганнар өчен хәл җыю; әкренәйгән тормыш ритмында уйларны тәртипкә салу һәм илһамлану чоры. Бу чорда кешеләр бер-берсенә игътибарлырак, йомшаграк була төсле…

Кызганыч, күпләр күңелендә көз моңсулык, болытлы көннәр белән ассоциацияләнә. Бу гадәти күренеш, ди белгечләр, чөнки көннәр кыскара, кояш нурлары җитәрлек күләмдә булмый, озак һәм еш яңгырлар да кәефне кырырга мөмкин. Әгәр дә әлеге ел фасылы сездә дә сагышлы уйлар уята икән, борчылмагыз.
Бу вакытлы күренеш һәм аннан арыну юллары турында психолог Гүзәл Хисмәтуллина сөйләде.

– Көз күңел төшенкелегенә китерә торган ел фасылларыннан санала. Эшчәнлекнең кимүе, йокы туймау, аппетит үзгәрү (кеше йә бик еш һәм күп ашый башлый, йә киресенчә, бөтенләй ашаудан кала), бар нәрсәгә дә ачу килү, үз-үзеңә карата булган карашның тискәре якка үзгәрүе – болар барысы да көзге депрессиянең билгеләре. Без аны бүтән сүзләр белән дә атарга мөмкинбез – ул хандра, меланхолия, йә булмаса күңел төшенкелеге, – ди Гүзәл ханым.
Белгеч сүзләренчә, болар барысы да вакытлы күренеш. Алар кешенең гадәти тормышына, көнкүрешенә зыян салмаска тиеш.

Әгәр шушы халәт ике атнадан артып китсә, кеше эшкә йөри алмый башласа, гомумән, аңа өйдән чыгарга, йокыдан торырга авыр булса, бөтенләй ашаудан калса, чаң сугарга вакыт дигәнне аңлата, – ди ул. – Монда инде сүз көзге депрессия турында түгел, ә клиник депрессия турында бара. Бу очракта кеше һичшиксез белгечләргә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Бу – психологлар, ә күп очракта клиник депрессия белән психотерапевтлар һәм психиатрлар шөгыльләнә.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/sәlamәtlek/depressiyane-buldyrmau-chen-kav-katy-chy-alkogol-beln-mavykmagyz

Бәйле