Башкортстанда яшәүче бер ханым чит илдә яшәүче сөеклесенә 600 мең сум акча күчергән, ә ул шуңардан соң юкка чыккан.

Күмертауда яшәүче бер ханым Интернетта Германиядә яшәүче хәрби табиб Джеймс Бенджамин белән танышкан һәм аралаша башлаган. Алар көннәр буе аралашкан, төрле темаларга сөйләшүләр үткәргән һәм, хатын-кыз ышануы буенча, аларның икесен дә мәхәббәт ялкыны бөтереп алган.

Тик тиздән ир-егет, командировкага Иракка барам, дип белдергән һәм шунда ук хатын-кызны тиздән күрешербез, дип тынычландырган. Арытаба хатын-кыз Джеймска 4950 евро (600 мең сум) җибәргән. Шул акчага ир, имеш, очрашу оештыра алабыз, дип вәгъдә биргән. Әлбәттә, бу хәлдән соң ир… юкка чыккан.

Соңыннан хатын-кыз бу хәл турында полиция хезмәткәрләренә хәбәр иткән.
И беркатлылык…

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/khokuk/2021-09-21/kaya-yugaldy-sin-m-h-bb-tem-2515435

Бәйле