Эпидемиолог көз көне ковид белән авыручылар саны күпме булачагын фаразлады

Быел көз көне авыручылар саны күп булмас.

Россиядә коронавирус белән авыручылар саны бу көздә узган елгыга караганда азрак булыр дип көтелә. Бу хакта Роспотребнадзор үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директорының фәнни эш буенча урынбасары Александр Горелов белдерде.

«Быел узган елдагы кебек авыручылар күп булмас дип өметләнәбез. Монда күп нәрсә үзебездән дә тора икәнен онытмаска кирәк. Мәсәлән, вакытында прививка ясату, битлек кию, кулларны юу, дистанцияне саклау», — диде Горелов.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/24-09-2021/epidemiolog-byel-k-z-k-ne-avyruchylar-sany-k-p-bulmas-dip-farazlyy
Фото: https://pixabay.com/ru

Бәйле