Альбина Апаеваның кызы белән нәрсә булды?

Татар эстрадасы җырчысы Альбина Апанаева кызы белән хастаханәдә дәвалана.

“Күптән түгел кызым Миралияне тенниска бирдек. Беркөнне шуннан кайткач, сәер итеп йөткерә башлады. Күп йөгерергә ияләнмәгәнгә күрә, тамагы кибеп зыян килгәндер инде. “Ашыгыч” ярдәм чакырттык. Обструкция диагнозы куйдылар. Ягъни сулыш алу авырлашу, тамакта сызгырулы гыжлау барлыкка килү дигән сүз. “Ашыгыч” ярдәм табиблары укол салып китте. Икенче көнне хастаханәгә мөрәҗәгать иттек һәм безне дәваланырга салдылар”, — ди Альбина.

Җырчы дәваланудан тыш буш вакытларында китап укулары, кино караулары, физик күнегүләр белән шөгыльләнүе турында сөйләде. 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/albina-apanaeva-kyzy-beln-khastakhang-elkkn

Бәйле