Хәмдүнә Тимергалиеваның “Галигә барам әле” җырын кем “урлаган”?

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваның “Галигә барам әле” җырын эстраданың талантлы җырчысы үз репертуарына алган.

Сүзебез Казан шәһәр филармониясе артисты, үзенчәлекле тавышлы җырчы Алсу Вәлиуллина турында.

“Бу җыр минем өчен бик мөһим һәм кадерле. Бәләкәй чагымда иң беренче башкарган җырым ул. Туганнар каршында шушы җырны җырлап төшкән видеоязма да саклана. Үсә төшкәч, җырны үз репертуарыма алырга теләдем. Тик кыюлыгым җитмәде. “Мәйдан” каналы “Чулпан” мәдәният үзәгенә безнең филармония артистларын төшерергә килә дигәч, “Галигә барам әле” җырын башкарырга булдым. Тиз генә баян белән яздырдык, җырга кызыклы бию дә куйдык. Хәмдүнә ападан соң бу җырны башкару — зур җаваплылык. Әмма мин курыкмыйм, киресенчә, халык фикерен көтәм”, — диде Алсу Вәлиуллина.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/khmdn-timergalievany-galig-baram-le-yryn-kem-zen-algan

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий