70 елдан соң күрешү: Гомерем буе ятим син дип көлделәр!

Быел диңгезгә бару планы юк иде. Симферопольдә яшәүче туганымның бер шалтыратуы җитте. «Беркая да бармыйсыз, безгә киләсез. Әни дә авырып тора әле. Озак яшәмәс инде. Сине көтәдер», – диде ул. Йөрәк урынынан кузгалды. Ничек инде? Әле бит без ул апабыз белән 6 ел элек кенә табышкан идек. Озакка сузмый юлга чыктык. Ялда берничә тапкыр күрешергә, бик озак сөйләшергә дә насыйп булды. Икенче елга да килүегезне көтәм, дип озатты. Тик очрашулар башка насыйп булмаган икән. 2 сентябрь иртәсендә аның үлем хәбәрен җиткерделәр…

моннан 6 ел элек мин әбиемне туганының эзләп табуы хакында язган идем. Ул чакта әбинең 90 яше якынлашып килә иде. Бертуган абыйсының кызына 70 яшь иде. Әби шулчакта, дүрт баласын югалтып, күпме хәсрәт күреп тә, шушы яшькә җитүенең сәбәбен туганын көткәнгә дип юраган иде. Әлеге очрашу безнең туганлык җепләрен тагын да ныгытты. Кырым Россиягә кушылгач булды ул хәлләр. Әбиемнең сеңлесе, аны күрер өчен, Мамадыш районына кайтты. Әбине үзләре дә чакырганнар иде. Тик ул бара алмады, туганнарыбызның ничек яшәгәнен аның урынына  без күреп кайттык.

«Бер китсәм, кайтмас идем»

Әбиемнең абыйсы Сабирҗан яшь чагында әнә шулай дигән була. Үги әтиле тормыш әйттерә ул сүзне. Абый 1939 елда армиягә китә. Әбием Мәндүмә аны басу юлына кадәр озатып бара. Соңгы күрешү шунда була. Сабирҗан абый, сеңлесен кочагына кыса да: «Син каласың, мин китәм. Без башка очрашмабыз инде. Кире кайтмам. Күрешмәсәк, бәхил бул», – дип әйтеп калдыра. Шуннан соң Бөек Ватан сугышы башлана. Сабирҗан абый турында бөтенләй бернинди хәбәр булмый. Еллар узса да, әбием һәм аның олы кызы Гөлфирә гел шушы абыйны эзләп табу хыялы белән яшәделәр. Мәктәптә укыганда, әллә ничә кат «Жди меня» тапшыруына хат язганыбыз истә. Атна саен һәр тапшыруны абыйны күрсәтмәсләр микән дип карап утырыр идек. Әби белән апа аның өчен бик өзгәләнде. Сабирҗан абыйдан бер истәлек – әбием кадерләп саклаган зурайтылган фотосы бар иде. Әле бервакыт «Поле чудес»ка да язып карадык. Янәсе, берәрсе ишетеп, абыйны тапмабызмы? Ул гынамы, «Хәтер» китабыннан да әллә ничә актарып эзләдек. Интернет аша  да берни ачык­лап булмады. Сугышта һәлак булса, кабере табылыр иде дип тә баш ваттык. Күңел гел яхшыга ышанды. Тик мин үсә төшкәч, әбинең вафат булган балаларына дога укыганда, абыйсын да атавын ишетә идем. Өмете өзелгән икән, дип уйлый идем. Ә ул үзе якты дөньядан китсә дә, нәсел дәвамчысы итеп кызын калдырган икән. Без – Татарстанда, Алла исемле туганыбыз Кырымда язмышларыбызга буйсынып гомер иткәнбез.

Семенга әйләнсәң…

Без абыйны Шаганиев Сабирҗан Шагани улы дип эзләттек. Әмма ул читтә Шаганиев Семен Игнатовичка әйләнеп куя. Абый армиядә чакта сугыш башлана. Ул 1942 елда әсирлеккә эләгә. Алар утырган поездны бомбага тоталар. Сабирҗанны исә Роман исемле кеше үзләренә – Джанкой шә­һәренә алып кайтып качыра.  Исемен Семенга әйлән­дереп куялар.  Шулчакта егет Романның 16 яшьлек кызы Зинаидага күз төшерә. Алар арасында мәхәббәт уты кабына. Яшьләр  бергә яши башлый. Тик кызганыч, ике елдан 1944 елның апрелендә Сабирҗан абыйны яңадан сугышка алалар. Хатыны Зинаиданың бер айлык көмәне була. Ул ирен бик көтә. Тик сугыш бетеп, башкалар кайтса да, абый күренми, хәбәрсез югала. Ә менә Зинаидага бик авыр була. Бала белән кая барырга да белми. Бар өмет ире биргән адреста була. Башта авырлыкларга түзә. Әмма  тормышы бик авырайгач, шул адреска хат язып сала. Янәсе, иренең туганнары чакырмасмы? Ул чакта әбием башка җирдә кияүдә, ә аның сеңлесе исә, хатны алганын да кешегә әйтеп тормый, “Монда андый кешеләр яшәми”, – дип җавап яза.  Өметен өзгән Зинаида кабат кияүгә чыга. Шулай итеп Алла апа үги әти белән үсә.

2015 елда Кырымга туганыбыз  яшәгән җирләргә юл тоттык. Без анда гел Алла апаның тормышы хакында сөйләштек. Ул бик авыр юл узган. Бу турыда менә ниләр сөйләгән иде: «Әни кияүгә чыккач, аның бер-бер артлы балалары туды. Миңа шуларны карарга кушалар иде. Үзем дә кечкенә, тагын ике сеңлем бар. Үги әти дә рәхәт күрсәтмәде. Рәнҗетү, кыйнаулар еш булды. Басуда эшләгәндә ял итәргә ярамады. Авыр чакларда үз әтиемне сагына идем. Ул булса, мине болай елатмаслар иде, дип уйлый идем. Тик сагынудан ары бернишләп булмады. Мин аны гомерем буе көттем, ә ул кайтмады».

Алла апа әтисе хакында берни белми. Әнисе дә сукырайгач, аны тәрбияләп, соңгы юлга озата. Якты дөньядан китәр алдыннан ул кызына бар серне ача. Әмма Алла апа аны кешегә әйтергә ашыкмый. Кызы Светлананың баласы авырмаса, без дә туганыбызны күрмәс идек әле. Оныгы Викторияне күрсәтмәгән табиб калмый. Инде нишләргә белмәгән әти-әнисе аны бер багучыга алып бара. Ә ул исә: «Йөзегездә ярымай күренә, сездә мөселман каны ага. Шул туганнарыгызны эзләп тапсагыз, авыру бетәр», – ди. Алла апага бер-бер артлы сорау ява башлый. Шуннан соң, бар дөресен сөйләп бирә. Әнисенең әйткәннәрен искә төшерә. «Кукмара станциясе, Мамадыш районы, Уразбахты авылы». Эзләү эшенә кияүләре тотына. Ул иң элек хәрби комиссариат аша Сабирҗан абыйның 1944 елның 28 июнендә Латвиядә җирлән­гәнен ачыклый. Шуннан соң Уразбахты авылын эзли башлый. Бу – Кырымның Россиягә кергән вакыты. Берничә айдан кияүләре эшләгән оешмага Казаннан кешеләр килә. Алар ярдәме белән телефон номерлары табыла.

70 елдан соң күрешү

Ул чактагы хисләр әле дә онытылмаган. Әбиләрнең ничек кочаклашулары, ярсып елап, озак аерылышмыйча торулары… Аларның бер-берсенә охшаганлыклары… Бер үк гәүдә төзелеше, кыяфәт… Холыкларга кадәр охшаш. Безнең әби, эшне җиренә җиткереп башкармасаң, кат-кат эшләтә иде. Чисталыкка, тәртипкә өйрәтте. Алла апаның кызлары да нәкъ шул сүзләрне әйтә.  Язмыш дигәннәре! Бер-береңне күрер өчен 70 ел вакыт кирәк булган. Алла апа үзенең туганнарының күплегенә шаккаткан иде. Безнекеләр бергә җыелса, сиксәннән артып китә иде ул чакта!

– Гомерем буе ятим син дип көлделәр. И кимсенеп үстем инде! Мин бит моның кадәр туганым бардыр дип уйламадым, – дигән иде ул.

Быелның март аенда Алла апаның  сәламәтлеге какшаган. Кинәт кенә үлеп киткән иренең хәсрәте аны тагын да авыруга сабыштыра. Яман шеш  авыруы яңадан баш күтәрә. Үпкәләренә операция ясалса да, яман шеш күзәнәкләре бавырын һәм башын да зарарларга өлгергән. Әмма шулай да, үләм димәде ул. Гел яхшыга өметләнеп яшәде. Без килеп кергәндә, ятып тора иде инде. Янына килгән табиблар да, инде озак тормас, диделәр. Хәле җиңел түгел иде. Әмма шуңа да карамастан, безнең белән сөйләшәсе килде.

Соңгы күрешкән көнне мин аның озакламый арабыздан китәсенә бер дә ышанмадым. Ничә айлар урында ятып, безне күргәч, авыруларын онытып, торып утырып, шулкадәр матур итеп сөйләшкән иде бит! Без аның белән  моннан 6 ел булган хәлләргә дә кайтып килдек. Әбине дә сораштырды. 92 яшендә вафат булганын да искә алдык. Алла апа елап җибәрде. Мине кочагыннан да чыгармады. Әбиемнең җылысын тойдым мин аннан.  Бер-беребездән озак аерыла алмадык. Китәр вакыт җиткәч, тагын шул ук сорауны бирде: «Безнең туганнар барысы бергә җыелгач, ничәгә тула? 80 бармы?» «Йөзгә җитәбез инде хәзер», – дидем. Йөзендә кояш балкыды.

– Аякларым гына тыңламый башлады. Башка җирем авыртмый. Бераз дәвалансам, йөреп китәм инде мин. Икенче елга тагын килегез әле.  Теге вакыттагы кебек бакчага өстәлләр  әзерләп утырырбыз. Бергә диңгезгә йөрербез, – дигән иде.

Аның янында еламыйча түзсәм дә, юл буе күздән яшь кипмәде. Бөтен гомерен барлап чыктым. Әтисез үсеп, кимсетелеп яшәп, сукырайган  әнисен һәм авыру сеңелләрен кадерләп соңгы юлга озаткан апа аз гына да үзе өчен яши алмады. Күңелдә тагын бер үкенеч калды – вакытында табыша алмадык…

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/09/62969/

Бәйле