Ашамыйча яшәү мөмкин түгел. Ашарга яратмаган кеше юктыр. Диеталарда утырмыйча, дөрес итеп туклану ярдәмендә сәламәт, матур булырга да мөмкин.  

Ачыкканлык тойгысы кичергәндә генә ашагыз, эчәсегез килсә генә эчегез.
Йокларга өч сәгать кала ашаудан туктагыз.

Ашаган чакта һәм ашаганнан соң шунда ук нәрсәдер эчеп куярга ашыкмагыз. Югыйсә, азык эшкәртү тоткарлана. Иң яхшысы – ашаганчы 20 минут алдан яисә ашаганнан соң бер сәгать үткәч эчү яхшы.

Актив физик эштән соң бер сәгать үткәч кенә ашарга киңәш ителә. Ашаганнан соң бер сәгать ял итәргә, физик активлык белән шөгыльләнмәскә кирәк.

Стрессны ашау белән басарга тырышмагыз. Татлы нәрсәләр белән — бигрәк тә.
Һәр ашаганнан соң авызыгызны чайкатсагыз, теш авыруларын кисәтерсез.

Ашаганнан соң татлы ризыкларны, десертларны шунда ук кулланырга кирәкми, болай итү үзәк көюгә китерә. 20-30 минут көтегез.

Җәй көне кышка караганда 1/3 өлешкә азрак ашарга кирәк. Җәй – салкын, кыш кайнар азыклар кулланырга киңәш ителә.

Итле ризыкларны еш куллану зарарлы, итне атнасына өч тапкыр гына ашарга кирәк. Ә менә балыкны еш ашау яхшы. Атнасына кимендә өч тапкыр ашарга кирәк, ди белгечләр.

Көн дәвамында биш тырнак сарымсак ашау яхшы.
Шикәрне бал белән алыштырыгыз.
Утырып ашагыз. Басып, ашыгып, аягүрә ашарга ярамый.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/2021-09-27/d-res-ashyy-bel-sezme-2521452                                                                                                                     Фото: https://pixabay.com/ru/                     

Бәйле