«Кияүдә булсаң, интегеп яшисең!»

-- Лейла

Без сеңлем белән ике бертуган. Мин хәзер ике тапкыр кияүгә чыктым инде, ә ул бер дә чыкмады әле, баласы да юк. Ике тапкыр кияүгә чыктым дип мактанып әйтүем түгел.

Беренче тапкыр кияүгә чыканда да “аерылышырбыз” дип чыкмадым. Егетемне бик яратып, матур гаилә булып яшәрбез дип хыялланып тормышка чыктым. Әмма безнең хыяллар һәрвакытта да чынга ашмый икән ул. Без аның белән бер ел да яшәмичә аерылыштык. Әле ярый балабыз юк иде. Мин аның хыянәтен гафу итә алмадым. Гафу итәргә тырышмадым да. Чөнки алай ир белән хатын арасында хыянәт булырга тиеш түгел. Аның хыянәтен белүгә үк киттем дә, аерылыштым. Бетте.

Бер ел дигәндә, икенче бер егет белән таныштым да, өйләнешеп куйдык. Бер-бер артлы өч бала алып кайттым, рәхәт тормышта яшим. Ирем күп эшли, мин ике бала белән өйдә. Зурысы бакчага йөри. Балаларны карарга бертуган сеңлем дә булыша. Иртән килеп, бакчага алып китә, кайсыбер көннәрдә алып та кайта. Үзе кияүдә түгел әле ул. Чыгасым да, синең кебек интегеп яшисем дә килми, ди. “Интегеп яшәмим лә мин, каян уйлап чыгарасың аны?” – дим. “Ой, кирәк түгел, әйтмә дә, сөйләмә дә”, – дип, кул гына селти сеңлем. Безгә килгәч, кич белән бераз утыра да, тизрәк кайтып китә. “Үземнең тынычлыкка кайтып киттем”, – дип көлә. Үзенең ялгызлыгыннан бик риза ул, без генә борчылабыз. Аның бөтен яшьтәшләре кияүдә инде хәзер, балалар үстерәләр. Ә аңа нишләптер андый хатыннар интегеп яши сыман тоела.
Алинә, Кама Тамагы.

"Язмыш кочагы"

Бәйле