Казаннан Юлия Арташина: «1 яшьлек кечкенә малаем өчен мин яшәргә тырышам!» [видео]

-- Лейла

Казаннан Юлия Арташинада @yulia_artashina – ашказаны яман шеш авыруы. Юлиягә нибары 33 яшь. Һәм аның 10 айлык кечкенә малае бар.

2020 елның август аенда, ә ул вакытта Юлиянең 8 айлык корсагы була, ул үзен бик начар хис итә башлый. Юлия ашаудан, эчүдән кала, авызына бер ризык каба алмый интегә. Шуннан соң аны тиз арада бала табу йортына алып китәләр һәм кесерево сечение ярдәмендә бала таптыралар. Юлиянең тап-таза, сау-сәламәт малае туа.

Икенче көнне Юлия Арташинаны Казанның 16нчы номерлы хастаханәсенә алып китәләр. Монда аңа ФГДС үткәрәләр һәм озак вакытка сузылган дәвалау курсы кирәк булачак дип әйтәләр. Ә бер атна үткәч, аны онкологик диспансерга салалар. Юлия әле бер нәрсә турында да белмәгән була! Аның “Ник мине онкологиягә алып килдегез?” дигән соравын бер җавапсыз калдыралар. Икенче көнне үк Юлиягә операция ясыйлар һәм диагнозын әйтәләр. Анда ашказаны яман шеше була! Ә стадиясе тагын да куркынычрак – 4нче һәм соңгысы!

Моннан соң Юлиянең тормышы, чын мәгънәсендә, асты өскә килә. Шул вакыттан ук дәвалау курсы башлана, хатын инде 13 курс химиотерапиянең 9ын үткән инде.

– Кызганыч, соңгы 2 курс химиотерапияне бик авыр кичердем. Минем препаратларга аллергия башланды. Организм Россия химиотерапия курсын кабул итми… Миңа операция ясау инде куркыныч. Без Төркиянең бер хастаханәсенә мөрәҗәгать иттек. Миңа Европа препаратлары белән тагын 6 курс химиятерапия курсы билгеләделәр. Көрәшәм! Үземдә көрәшергә көч табарга тырышам! Иң беренче чиратта, 10 айлык кечкенә малаем өчен мин яшәргә тырышам! Мин аның өчен көрәшергә тиеш! – ди көчле рухлы, сынмас Юлия.

Хәзерге вакытта Юлия Германиянең Берлин шәһәрендә дәвалау курсы үтә. Аңа зур суммадагы акча ярдәме кирәк. Төгәлрәк әйтсәк – 222​ 241 евро – бу 19 млн 712 мең 830 сум дигән сүз. Бу сумма, әлбәттә, бер гаилә өчен генә күтәреп чыга торган түгел. Юля яшәргә тиеш! Сабыен үзе үстергә хаклы ул!

Юлия Арташинага ярдәм итәргә теләүчеләр өчен:

Карта СБЕРБАНК
4817 7602 0295 0436
Привязана к номеру телефона :
+7 912 901 86 86
Система Быстрых платежей :
+7 912 901 86 86
(Оформлена на учредителя фонда, Мазур Наталию Юрьевну)
✅PayPal: [email protected]
✅Киви кошелёк
+7 952 841-91-55
Отправить БОНУСЫ СПАСИБО 👇 📲
+7-922-788-16-33 Роман Сухотько
+7-909-735-19-61 Ирина Ткачук
+7-912-811-84-22 Наталья Пайкова
+7-922-764-71-69 Ландыш Ибатуллина
Реквизиты Фонда⬇️
Реквизиты🏦Организация:​ БЛАГОТВОРИТЕЛЬНЫЙ ФОНД «ЮГРА В БЕДЕ НЕ​ БРОСАЕТ» ИМЕНИ АНТОНА КУЛЬШ​
ИНН: 8622026778
КПП: 862201001​
ОГРН/ОГРНИП:​ 1208600013313​
Расчетный счет:40701810167460000304​
БИК:​ 047102651​
БАНК:​ ЗАПАДНО-СИБИРСКОЕ ОТДЕЛЕНИЕ№8647 ПАО СБЕРБАНК​
Корр.счет:30101810800000000651​

Бәйле