30 сентябрьгә каршы төндә Ырынбур өлкәсенең Гай шәһәрендә Башкортстаннан булган өч кызның мәете табылган.

Урындагы медицина көллиятенең 18-20 яшьлек студенткалары, башлангыч мәгълүматларга караганда, пычак яраларыннан үлгән.Ике кызның гәүдәсе – ут төртеп яндырылган фатирда, өченчесе күпфатирлы йорт ихатасында табылган. Кайбер мәгълүматлар буенча, кызларны балта белән чабып үтергәннәр. 

Ике кыз Баймак районында туган, берсе Күгәрчен районыннан булган. Кайбер мәгълүматлар буенча, бер кыз Чакмагыш районыннан. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Җинаятьчене полицейскийлар эзли.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2021-09-30/ch-kyzny-g-d-se-tabylgan-2525622

Бәйле