«Әнинең юклыгына һаман ышана алмыйм»

13 яшьлек кыздан хат.

Укучыларыбыздан төрле эчтәлекле хатлар килүе дәвам итә. Чираттагы хатны игътибарсыз калдыра алмадык. Бу балага нинди киңәшләр бирергә мөмкин?

«Әниемнең вафат булуына тиздән 1 ел була. 16 сентябрьдә миңа 13 яшь тулды, ә бер айдан соң ул үлде. Августта аны дәваханәгә салдылар. Шуннан башлап аны башкача күрмәдем…

Картәни белән әти аның янына барып йөрделәр, ләкин мине үзләре белән алмадылар. Миңа һәрвакыт аның белән барысы да яхшы булуын әйттеләр. 31 октябрьдә миңа аның үлеме турында хәбәр иттеләр… Бу минем өчен шаккаткыч хәбәр иде. Гомеремдәге иң куркыныч хәбәрдер бу.

Бу сүзләргә моңа кадәр дә ышанмадым, әле дә аның юклыгына ышанып бетә алмыйм».

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2021-09-30/nine-yuklygyna-aman-yshana-almyym-2525647

Бәйле