Зөһрә Шәрифуллина сөенечле хәбәр җиткерде

Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина сөенечле яңалыгы белән уртаклашты.

“Ниһаять, шушы көннәрдә тәүге китабым дөнья күрде. Дөресен генә әйткәндә, үземнән соң истәлеккә китап калдыру – зур хыялым иде. Моны тормышка ашырырга пандемия сәбәпче булды. Концертлар юк, вакытны үткәреп булмый. Шулчак ирем балалар белән киңәшләште дә, тәүге китабымны чыгарырга дигән фикергә килделәр. Проект җитәкчесе – ирем Азат Хәлимов, төзүче-мөхәррир — Габделбәр Ризванов. Китапта яшьлек хәтирәләрем, истәлекләр, минем белән төрле елларда чыккан әңгәмәләр, репертуарымдагы иң популяр җырлар урын алды”, — дип сөйләде безгә Зөһрә апа Шәрифуллина.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/zr-shrifullina-senechle-khbr-itkerde                                                                                                                                   Фото: http://"Татар-информ"

Бәйле