— Татарстанда коронавирус буенча эпидемиологик вәзгыять бик катлаулы һәм шактый борчу тудыра, -дип белдерде журналистларга Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина.

— Без соңгы дүрт атна дәвамында авыручылар санының артуын теркәп барабыз. Уртача атна саен республикада авыручылар саны 10 процентка күбрәк теркәлә, — дип сөйләде ул.

Татарстанда узган тәүлектә ковид йоктыруның 63 очрагы ачыкланган, пандемия башыннан бирле 27 123 очрак.
Республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков ковид буенча  вәзгыятьнең киеренке булуын, сәламәтлек саклау системасының гадәттән тыш югары йөкләнеш белән эшләвен раслады.

Сүз уңаеннан, пандемия игьлан ителгәннән бирле коронавирустан  23 280 кеше сәламәтләнгән.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-koronavirus-buencha-epidemiologik-vzgyyat-katlaulandy
Фото: https://pixabay.com/ru

Бәйле