Тасма теленә ышанып, 9 миллион сум акча югалтты…

«Әллә ни көч түкмичә генә, рәхәттә яшәргә теләүчеләр элек тә бар иде. Пандемия вакытында андыйларның саны тагын да арта төште», – ди  Казанның Совет районы судында хөкемдар булып эшләүче танышым. Хатын-кызларның ышанычын яулап, озак вакытлар дәвамында беркая да эшләмичә, башкалар исәбенә яшәүчеләр башка шәһәрләрдә дә җитәрлек.

Ялгыз хатын танышырга тели

Суд материаллары белән танышканда, кайчак аптырашта каласың. Тормышның ачысын-төчесен шактый татыган, үз көче белән көн күргән тәҗрибәле ханым-туташлар кемнеңдер алдау-йолдауларына ышанып, үзен генә түгел, якыннарының да тормышын куркыныч астына куя.

Түбән Камада яшәүче Светлана Рахманова да җор телле берәүгә шулай җиңел генә ышанырга тиеш түгел иде дә бит. Югыйсә әти-әнисе кайчандыр үз исеменә хосусыйлаштырган өч бүлмәле фатирда ялгызы 4 яшьлек бала үстерә. Кызлары хакына авылга күченеп яши башлаган әти-әнисе дә Светлананың банктан зур процентлар белән 3 миллион сум кредитны ни өчен алуына аптырый.

Үзеннән берничә яшькә олырак Ринат белән ул интернет аша таныша. Үзен эшмәкәр дип таныштырган ир-ат төзелеш материаллары белән сату итә. Булачак хатынының улы барлыгына шатлана гына. Күптәннән ватылып яткан җиһазларын да төзәтеп чыга. Моңарчы һәр нәрсәне үзенә хәл итәргә туры килгән ялгыз хатын йортында чын хуҗа барлыкка килүенә ничек шатланмасын.

– Аның белән сөйләшү-аралашу ничектер бик җиңел иде. Бергә яши башлавыбызның беренче аенда ук баланы әниләрдә калдырып, Кырымга ял итәргә китеп бардык. Минем моңарчы диңгез дә күргәнем юк иде. Барысы да әкияттәге кебек. Кулга-кул тотынып, таңга кадәр йолдызлар күзәттек, диңгез шавы тыңладык. Киләчәгебез шундый матур булыр сыман иде. Әмма… – дип көрсенә хәзер Светлана. – Кырымнан кайткач та, Ринатның эшендә күңелсезлекләр башланды. Баштарак ашыгыч рәвештә 400 мең сум акча кирәк булды. Аннары тагын 600 мең сум. Бәяләр арткан саен, бурычка акча күбрәк алырга туры килде. Ринат, барысын да кайтарам, шикләнә күрмә, дип юатты. Тора-бара банктан кредит алырга туры килде. Бергәләшеп түләрбез, дип өметләндем. Аннары ул Мәскәүгә эшкә китү турында сөйли башлады. Күңелемә шик кергән иде керүен. Барып урнашу белән сезне дә үз яныма алырмын, бәхетле яшәрбез, дип тынычландыра килде. Матур вәгъдәләргә ышанырга кирәкмәгән дә бит…

Ул ышаныч кәгазе яки Ринатның акча алуын раслый торган башка төрле документ та алмаган. Хәзер ай саен бар эшләгәне кредит бурычлары түләүгә китә икән.

Мәхәббәтнең күзе сукыр бугай. Светлана да үзенең шома телле алдакчы кармагына эләгүен бер танышы киңәше белән полициягә мөрәҗәгать иткәннән соң гына аңлый. Гаилә корабыз, өйләнешәбез дип йөргән Ринат Галәвиевнең моңарчы да берничә хатын-кызны кәкре каенга терәтеп китүе ачыклана.

Тикшерү органнары ачыклаганча, Ринат Галәвиев булачак корбаннарын гадәттә интернеттагы «Танышулар» сайты аша эзләп тапкан. Шома телле ир-ат соңгы ике елда дүрт хатын-кызның башын әйләндерергә өлгергән. Казанның Совет районы эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, арада үзеннән егерме яшькә өлкәнрәк хатын-кыз да бар. Ижау шәһәрендә яшәүче Галимә ханым (үтенече буенча исеме үзгәртелде) 9 миллион сум акчасыннан колак каккан! Ринат исә: «Акчаны  талап та, урлап та алмадым. Үз теләге белән бирде», – дип тәкрарлый.

– Ринат мине талады, дип полициягә гариза язуы да дөреслеккә туры килми. Акчасын да, алтын әйберләре дә уртак бизнес булдыру өчен тотылды. Интернет аша өч ай буе аралашканнан соң, мине кунакка чакырды. Гомере буе сәүдә өлкәсендә эшләгән. Ире дә кибет директоры булган. Тәҗрибәсе зур. Ижауда бизнес ачарга үзе тәкъдим итте. Бар да уртак булачак дип килештек. Эшебез бармаганга мин генә гаепле түгел, – дип аклана ул.

Шунысы кызык: шома телле «эшмәкәр» сигез ай бергә яшәгәннән соң, зур планнар белән янә Мәскәүгә китеп барган. Галимә ханым анда да ике тапкыр 100әр мең сум акча күчергән. Ярый әле, бу юлы акча җибәрүне раслаучы документларым бар, дип юана.

Тик кесәдән бер чыкканны кире кайтару гына җиңел булмастыр, мөгаен. Ни өчен дигәндә, беркайда эшләмәүче, хәтта даими яшәү урыны да булмаган кешедән дүрт хатын-кызга дистә миллион сум бурычын кайтарып алуы җиңел булмастыр, шәт.

Гаделлек һәм тигезлек кирәк

Чит илләрдән килгән тасма теллеләр дә ялгыз хатын-кызлар исәбенә яшәмәкче. Шундыйларның берсе – 1986 елда Таҗикстанда туган Хушбәхет Эргашев өстеннән  алданган дүрт хатын-кыздан  гариза кергән. Татарстанның тикшерү органнары хезмәткәрләре әйтүенчә, берничә тапкыр суд җәзасына тартылган ир-ат бүген безнең республиканы әйләнеп уза. Әмма кыңгыр эшләрен Самара һәм Санкт-Петербургта дәвам итә икән. Күрәсең, чир китә, гадәт кала дип шундый кешеләр турында әйтеләдер. Җиңел бит: типсә тимер өзәрлек ир-атлар бичара хатын-кызлар җилкәсенә аяк бөкләп утыралар да соңгы тиеннәренә кадәр талап китәләр.

Мондый чир ир-атларда каян барлыкка килә? Ничек итеп андыйларның кармагына эләкмәскә?

Психолог Анна Морозова әйтүенчә, хатын-кыз җилкәсендә яшәргә омтылучыларны… хатын-кызлар үзләре тәрбияли. «Гаиләдә төп тәрбияче – хатын-кыз. Балалар бакчасы, мәктәп – һәркайда хатын-кызның тәрбиясе күбрәк. Баланың холкына, үз-үзен тотышына да хатын-кызның тәэсире зуррак», – ди белгеч.

Өйдә дә эш-мәшәкатьнең күпчелеге, гаиләдә тәрбия дә башлыча хатын-кыз җилкәсенә төшә. Шулай итеп, бала ата-анасының, күп очракта әнисенең бар эшне үзе эшләвенә күнегеп үсә.

– Туганнан алып, мәктәпне тәмамлаганчы әти-әнисе җилкәсеннән төшмәгән бала, аеруча ир бала үскәч ни эшләсен? Моңарчы ничек булган, шуны дәвам итүне, ягъни кемдер аның турында даими кайгыртуын, барлык эш-мәшәкатьләрне башкаруын тели. Башкалар исәбенә рәхәттә яшәргә теләүчеләр шулай килеп чыга, – ди  Анна Морозова.

Мондый хәлдән котылу юлы бармы?

– Әлбәттә. Хатын-кызга тормышта янында булган ир-атка карата таләпчәнлекне арттыру зарур. Ир-ат үз бурычларын яхшы белгәндә, аларны төгәл үтәгәндә генә гаиләдә гаделлек һәм тигезлек хөкем сөрәчәк. Ә инде бар авырлыкны хатын-кыз җилкәсенә аударуның ахыры иртәме-соңмы аяныч тәмамланырга мөмкин, – ди танылган психолог.

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/09/64090/

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий