Мәләвез районында инвалид ирне үтерүдә урындагы депутат гаепләнә.

“Мәләвез шәһәр Советы депутаты Александр Котелевский бер инвалидны үтергән… Ул җинаять урынында исерек килеш йоклап яткан… Аны сак астына алганнар һәм партиядән (КПРФ) чыгарганнар…” Август башында ил һәм республика мәгълүмат чаралары шушындый хәбәрләр бастырды. Сәясәтче карьерасы баскычыннан ышанычлы күтәрелеп килгән, хәйриячелек белән шөгыльләнгән һәм, дуслары сүзләренә караганда, беркайчан да нигезсез агрессия күрсәтмәгән 29 яшьлек ирнең туена ике көн кала (!) шушындый җинаять кылуына ышану бик кыен, ләкин моңа дәлилләр бар һәм алар бик җитди.

Александр Котелевский озак вакытлар төзелештә эшли, аннары мебель җитештерү буенча үз цехын ача һәм шул ук вакытта хәйриячелек белән шөгыльләнә башлый, шушы аны сәясәткә китерә. КПРФтан белдерүләренчә, Александр күпмедер вакыт партиянең яшьләр бүлеге белән хезмәттәшлек иткән, ә 2017 елда сәясәттә беренче уңышлы адымнарын ясаган.

Тикшерү фаразы буенча, 4 августтан 5 августка каршы төндә Александр үзенең цехы буенча күршесе, күн эшләнмәләре ясау белән шөгыльләнгән 38 яшьлек Илфат Төхвәтов белән бергә спиртлы эчемлекләр куллана, һәм алар арасында ызгыш чыга.

“Кунак остаханә хуҗасының кул-аякларына, башына һәм тәненең башка өлешләренә бик күп тапкырлар суккан, коточкыч тән җәрәхәтләре алган ир шул урында вафат булган”,— диләр Башкортстанның Тикшерү комитетында. Котелевскийны тоткарлыйлар һәм сак астына алалар. Аңа “саксызлык аркасында зыян күрүченең үлеменә китергән сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян салу” мәддәсе буенча гаеп белдерелгән. Ир гаебен танымаган, әмма тикшерүчеләр аның “кылынган җинаятькә катнашы булуы”н дәлилләячәкләрендә шикләнми.

Шул ук вакытта Котелевскийның дуслары һәм туганнары бу эштә җитешсезлекләр күп булуына басым ясый. Ярдәм һәм аңлау эзләп алар федераль каналга Андрей Малаховның тапшыруына да килгәннәр иде. Аерым алганда, Александрның кәләше Айгөл бу төнне булачак ирен цехка килеп тапкан вакытта, ул, чыннан да, исерек булган, тик анда кан эзләре күренмәгән. “Ул беркемне дә үтермәде, мәрхүм белән алар дуслар иде”, — дип тәкърарладылар Александрның әнисе, апалары һәм кәләше.

Чыннан да, кайбер чыганаклар буенча, Котелевский белән Төхвәтов озак вакыт таныш булалар, беркайчан да талашмыйлар. Ул гына да түгел, Александр, зур таза гәүдәле буларак, кечелеклеләр категориясенә караган. Егет җаваплы, аралашучан, җор телле, компанияләрдә аның урыны һәрвакыт түрдә булган. Төхвәтов исә тумыштан авыру, инвалид, какча гәүдәле, авырлык белән хәрәкәт итә. Александрның эчәргә яратуын беркем дә инкарь итми, ә Илфатка эчү бөтенләй ярамаган. Экспертиза күрсәтүенчә, бу төнне дә ул аз гына сыра йоткан, ә Александр үз-үзен белештерми торган дәрәҗәгә җиткән. Сырадан башланган кичә шикле сыйфатлы аракы, коньяк, көмешкә һәм башка спиртлы эчемлекләр куллану белән тәмамланган.

Котелевский Төхвәтов янына туйга биргән заказларын алырга килгән. Соңгысы тантананы бизәү өчен агачтан сырлап-матурлап төрле язулар ясаган булган. Шунда алар Александрның буйдак тормышы белән хушлашу мәҗлесе оештырырга карар иткән, дигән фараз бар. Алар белән Илфатның абыйсы һәм Александрның туганнан туганының улы булган. Ләкин соңгы икесе тиздән кайтып киткән һәм шуннан ниләр булганын төгәл генә бер кеше дә әйтә алмый. Александр җинаятен кире кага, тик тикшерүнең аны гаепләү өчен әлегә халыкка чыгарырга ярамый торган җитди нигезе бар. Бу хакта тапшыруда Илфат гаиләсенең адвокаты белдерде.

Тапшыруда катнашкан күпсанлы экспертлар чамадан тыш эчкән кешенең икенче көнгә барысын да онытырга мөмкинлеген дә телгә алды. Александрны туганнары ничек кенә акларга һәм якларга теләсә дә, моңа кадәр дә аның кайбер кырын эшләре күзәтелгән. Кикбоксинг белән шөгыльәнүе дә бу очракта ир файдасына түгел. Илфатның сынмаган, имгәнмәгән бер генә җире дә калмаган, кем белә, бәлки Александр аңа каршы көрәш алымнарын куллангандыр? Студиядә шушындый фараз китерүчеләр дә булды.

Әлбәттә, судка кадәр Котелевскийның гаеплеме-юкмы икәнлеген беркем дә исбатлый алмый. Ләкин Жеглов әйтмешли, гаепсез җәза булмый. Александрның утырган урынында йоклап китәр дәрәҗәдә эчүе, гомумән, даими рәвештә күпләп спиртлы эчемлекләр куллануы бер килеп аның язмышын челпәрәмә китерәчәге билгеле иде. Ә бу дөньяга гарип туып, тормышка теше-тырнагы белән ябышкан, өйләнеп, ике бала тудырган, гаиләсендә бердәнбер туендыручы булган, тормышка сызланулар аша тик елмаеп баккан Илфатның әче язмышы турында уйланганда күзгә яшьләр килә…

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/2021-10-02/tuyga-ike-k-n-kala-2528388

Бәйле