Баласы алдында хатынын газаплаган

Иргә хөкем карары чыгарылды.

Бөре районара суды кеше гомеренә куркыныч янаган һәм сәламәтлеккә аңлы рәвештә зыян китергән өчен 31 яшьлек урындагы кешегә гаепләү карары чыгарган.

2020 елның декабрь азагында 31 яшьлек исерек ир-егет фатир кухнясында элек бергә яшәгән хатын белән җәнҗал куптарган. Ул хатын-кызның яңагына, ә аннары чигәсенә суккан. Арытаба хатынга ванна бүлмәсенә кереп яшеренергә ирек бирмичә, чәчләреннән тотып, кухняга үтүен таләп иткән һәм янә суккан. Шуннан соң аны чәченнән тотып алып, берничә тапкыр кабыргаларына типкән, коридор буйлап өстерәп алып барган.
Алынган җәрәхәтләр хатынның сәламәтлегенә авыр зыян китергән.

Шулай ук парның уртак баласы булуы ачыкланган. Бала психологик травма алган. Ир элек тә хатынын газаплаган булган, шуңа алар аерылышкан да.

Суд ирне гаепле дип таныды һәм гомум режимлы колониядә өч ел иректән мәхрүм итү, хатынга 125 мең сум компенсация түләү рәвешендә җәза билгеләде.

Бәйле