«Иремне моргтан эзләтеп таптым». Фәүзия Бәйрәмованың ире коронавирустан вафат, аны җирләделәр [видео]

-- Лейла

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың ире Җәмил Сәфиуллин ковидтан вафат булды. Бу хакта язучы үзенең фейсбук сәхифәсендә хәбәр иткән иде.

⁃ Ирем хастаханәдә үлгән. 22.40 та… Миңа хәбәр итүче юк. Үзем таныш врачлар аша эзләтеп таптым. Моргта ята икән. Әле рәсми хәбәр итүче юк. Беркем ярдәм итмәде, — дигән ул.

4 октябрьдә Фәүзия Бәйрәмованың ире Җәмил Сафиуллинны соңгы юлга озаттылар.

— Бүген, 4 октябрь көнне, Тәүбә мәчетендә, җеназа укып, ирем Җәмил Салихҗан улын соңгы юлга озаттык. Җеназа намазында кеше күп иде. Туганнары булды, Чаллы, Казан, Түбән Камадан, туган авылы Түбән Татар Майнасыннан татар зыялылары, милли хәрәкәт вәкилләре килгән иде. Татар зиратына ирләр генә барды. Кабергә улым иңдерде…

24 сентябрьдә мин Милләт җыенында идем, Җәмил температурам югары, авырыйм дип хәбәр итте, мин янына кайтып киттем. Ике көн югары температура белән интекте, үзебез дәваландык. Организм үзе көрәшсен диде. Телефон аша табиблар белән киңәшләштек, дарулар әйттеләр, шуны эчтек. Кичә инде сулый алмый башлады, ашыгыч ярдәм чакырттык. Алып китәбез дигәч, барасы килмәде, анда мине үтерәчәкләр, диде.

Иремне 5нче шәһәр хастаханәсенә алып киттеләр, улым озата барды, әмма кертмәделәр. Иремә шалтыраттым, алмады. Берничә тапкыр шалтыраттым, хәлен белергә теләдем. Табиблар да җавап бирмәде. Бүген иртән дә шул ук хәл. Шалтыратам, белешәм, әмма берсе дә җавап бирмәде. Хастаханәдә «андый кеше исемлектә юк» диләр. Моргта телефон трубкасын алучы юк, якшәмбе — ял. Таныш табибыбыз аша гына белдек. Кичә Җәмил 22.40 сәгатьтә вафат булган. Менә шундый хәлләр бездә. Бер дә барасы килмәде хастаханәгә.

5 ел буе үз хисабына, ике телдә, «Тарихи- мәдәни мирас» дип аталган газета нәшер итте. 5 ел буе «Алтын Урда» газетасын матди яктан финанслады. Минем кырыкка якын китабымны, акчасын табып, бөтен мәшәкатьларен үзе күтәреп, чыгарып бирде. Бөтен мәхкәмәләрдә хокукый яктан ярдәм итте, тормышыбызны ул алып барды. Миңа иҗат итәргә, милләт өчен эшләргә бөтен шартларын тудырды.

Дөньялыкта кешеләргә эшләгән яхшылыклары өчен, укыган намазлары, тоткан уразалары хакына Аллаһы Тәгалә Салихҗан улы Җәмилне яхшы урынга куйсын иде. Рухын рәхмәт фәрештәләре каршы алсын иде…

Авыр вакытта минем хәлемне белгән, безгә догада булган кешеләрнең барысына да зур рәхмәтләремне әйтәм, — дип яза Фәүзия Бәйрәмова.

Язучының ире — танылган юрист, 1990-1995 елларда Татарстанның Югары Шурасы депутаты, милли хәрәкәт активисты Җәмил Сафиуллин.

Фәүзия Бәйрәмованың һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий