Аерылган балалы хатынны кияүгә теләбрәк алалар

Австралиядә яшәүче Виктория Станкеева безнең хезмәттәшебез булып чыкты. Ул – радио журналисты.

Тумышы белән Виктория Байкал аръягыннан. Австралиягә ун ел элек студент визасы буенча киткән булган һәм шунда яшәп тә калган.

– Бу ил миңа бик ошый. Беренче чиратта кешеләре киң күңелле булганга. Урам буйлап барганда сиңа елмаялар, хәлләреңне сорыйлар. Берәр матур кием кигән булсаң, мактау сүзләре әйтәләр. Мөмкинлекләре чикле кешеләргә  игътибар бик зур. Алар өчен паркларда хәтта махсус таганнар да бар. Автобус йөртүче тиз генә чыгып, арбада хәрәкәт итә торган кешегә керергә яки төшәргә булыша. Австралиялеләрнең тагын бер үзенчәлеген аерып әйтәсем килә. Алар бик теләп волонтерлык эшендә катнашалар. Җирле үзидарәгә теге яки бу эшләрне башкарырга ярдәм итәләр, бакча-паркларны карап торалар, чиркәүгә һәм башка бик күп социаль оешмаларга булышалар. Мин моны тормыш сыйфаты югары булгангадыр дип уйлыйм, алар булган нәрсәләрен бик теләп бүлешәләр, читтән килгәннәргә дә ничек тә булышырга атлыгып торалар. Әләкләргә дә яраталар. Бу сүзне монда җаваплы кешеләрнең ярдәм итәргә теләве дип аңларга кирәк. Берәр кыңгыр эшне күрсәләр, шунда ук полициягә мөрәҗәгать итәләр. Бу илдәге тәртип күпмедер күләмдә шуның белән дә бәйледер.

Тагын бер сыйфатлары – кунакчыл булулары. Яңа фатирга күчкәч, иртән ишек төбендә тәмле әйберләр тутырылган кәрҗингә юлыктык. Шунда ук “кадерле күршеләребез, сезне үзебезнең йортыбызда күрүгә бик шатбыз. Сезнең белән дус яшәрбез дип ышанабыз” дигән язу да калдырганнар иде.

Күп кенә йортлар каршында хуҗалары чыгарып куйган җиһаз, компьютер һәм башка өй кирәк-яракларына тап буласың. Алар арасында бик яхшы хәлдәгеләре дә бар. Теләгән кеше аларны өенә алып кайтып куя ала. Бу бигрәк тә Австралиягә яңа гына килгән кешеләр өчен уңайлы. Беренче чорда акчаны диван-өстәлләр алырга сарыф итмиләр. Аннары бу шәһәрдә ошамаса, икенчесенә күчеп киткәндә дә уңайлы. Үзең белән өстәл-урындыклар күтәреп йөрмисең, анда да урамга чыгарып куйганнарны җыеп алып кайтасың.   

Австралиядә балаларны бик яраталар, асылташ итеп карыйлар дияр идем. Аларга унике яшькә кадәр үзләренә генә урамда йөрү тыела. Мәктәптән дә әти-әниләре килеп алырга тиеш.

Аерылган балалы хатын-кызлар мине кем кияүгә алсын инде дигән нәрсә бөтенләй борчымый. Беләсезме ни өчен? Акыл утырткан балалы хатын-кыз белән баласы булмаган яшь чибәр кыз арасында ирләр бик күп очракта беренчесен сайлый, чөнки аның баласы бар. Ә аны яратырга, тәрбияләргә кирәк. Австралиядә балалар йортлары булмау да шуның белән бәйледер. Ятим балалар булса да, аларны алырга теләүчеләрдән зур чират барлыкка килә. Дус кызым берьюлы, минем җитәкчемне бер рус кызы белән таныштыр әле, баласы булса, тагын да әйбәт, дигән иде. Димәк, бу әле минем күзәтүләрем генә түгел, чынында да шулай икән.    
Өйләнү турында әйткәч, туй белән бәйле традицияләрне дә сөйлим. Туйга чакыру белән бергә “Хөрмәтле кунаклар, туйга бүләкне фәлән кибеткә барып алыгыз” дигән язу җибәрәләр. Яшьләр кибеткә бара да, үзләренә кирәкле әйберләрнең исемлеген калдыра. Чакырылган кунак шул кибеткә бара, сатучы аңа исемлекне күрсәтә һәм шуннан бер бүләкне сайлап алып, акчасын түли. 

Туйны кимендә бер ел алдан планлаштырып куялар. Ярәшүне туй мәҗлесе кебек үк зурлап уздыралар. Кәләшкә бәясе кияүнең биш хезмәт хакы күләмендә торган балдак бүләк итәләр. Гомумән туйга бик күп акча сарыф ителә.

Бала тудырырга баргач, андагы уңайлыкларны күреп, бу палата түләүле түгелдер бит дип куркып калган идем. Бушка икән. Анда джакузига хәтле бар. Кәнәфиләре пульт белән эшли. Янында музыкаль үзәк тора. Үзегезгә җайлы булганча утырып, музыка тыңлап, ял итегез, дип чыгып китте шәфкать туташлары. Балага ашыгыч ярдәм күрсәтергә кирәк булса, бөтен кирәкле аппаратура куелган. Бала таптыра торган палатага барасы булмыймыни дип гаҗәпләнеп сорыйм. Юк, әлбәттә, балагызны шушында таптырабыз, хәзер табиб үзе килә, диделәр.  

Әйтүемчә, Австралия ирләре балаларны ярата. Ял көннәрендә, декреттагы хатыннарын ял иттерү өчен, өйдәге бөтен эшне үзләре бик теләп эшли. Идән дә юалар, ашарга да пешерәләр, балалар белән урамда йөреп кайталар. Төнлә торып баланың памперсын алыштыруны да авырсынмыйлар. Атнага ике көн ашарга да пешерәләр. “Кара эш” дигән нәрсә юк аларда. Хатыны күрше кафега савыт-саба юучы булып эшкә урнашса да дәшми, чөнки бөтен хезмәт тә ихтирамга лаек. Кадерлем, бу эш синең өчен түгел, дип беркем дә әйтмәячәк. Үзләре дә “ак якалы” булырга атлыгып тормый, без “кара эш” дип исәпләгән эштә рәхәтләнеп эшләп йөриләр.

Якшәмбе көннәрендә балконда яки ишегалдында барбекю кыздыру гадәте бар. Австралиядә милли ризык та кыздырылган ит дип әйтер идем һәм аны монда бик тәмле итеп әзерлиләр. Монда 35-50 млн көңгерә яши, әмма шулай булса да, аның ите популяр түгел. Махсус ит өчен үрчетелмәгәч, алар әллә нинди гормоннар ашатып үстерелмәгән һәм шунлыктан итләре файдалы санала. Экспертларның кайберләре көңгерә ите тимергә бай, холестерины аз, майлы да түгел дип, сыер итеннән дә өстенрәк күрә. Ничек кенә файдалы булмасын, итнең ниндидер бер сәер тәме бар.  

Австралиядә балалар мәктәпкә 4,5-5 яшьтә үк бара. Башта киндегарденга – мәктәп каршындагы әзерлек төркеменә йөриләр. Анда иртәнге тугыздан көндезге өчкә кадәр укыйлар. Башлангыч сыйныфта укучыларга өй эшләре бирелми. Дәрескә керергә шалтырау булганчы, өч минут берәр попса музыкага биеп алалар.

Балалар бакчасы барысы да диярлек шәхси, шуңа да анда түләү бик кыйммәт. Элек Австралия гражданы булган гаиләләргә дәүләт 50 процентын компенсацияләгән. Әмма берничә ел элек аны чынлап та моңа мохтаҗ булганнарга гына бирә башлаганнар. Тәрбиячеләр дә хезмәт хакын аз алмый. Аларга сәгатенә кимендә 1000 сум түлиләр. Шулай итеп баланы бакчага йөртү бер көн өчен Россия акчасы белән 7500 сумга төшә. Без улыбызны атнага ике тапкыр йөртәбез. Австралия өчен бу гадәти хәл. Тик шулай да бу илне балалар тәрбияләү өчен иң яхшы ил дип саныйм.  

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/avstraliyad-yash-chibr-tutashka-karaganda-aerylgan-balaly-khatynny-kiyag-telbrk-alalar

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий