Рәфинә Ганиуллина: «Әти яшьлек хатасы белән утырып чыккан»

Бүгенге әңгәмә герое — татар эстрадасының танылган җырчысы, тиздән өченче тапкыр әни булачак Рәфинә Ганиуллина.

— Рәфинә, пандемиядә өченчегә барырга ничек тәвәккәлләдегез?

— Бу пандемия дөньяны, вакытны туктатып торган кебек булды. Бөтен кеше үзенә күрә бер нәтиҗә ясагандыр дип уйлыйм. Тормышның кыйммәтләре үзгәрә, яши-яши акыл керә. Олы улыбыз Сөләйманга — 6 яшь, икенчесе Айтуганга — 2 яшь. Балалар үскәнче дип, тагын бер бала алып кайтырга булдык. Минем дә яшь бара, быел 36 тулды. Бәлки аннары алып кайтып булмас, дип тә шикләндем. Бергә-бергә үсәрләр дидек. “Өч бала белән читен булыр инде”, — диләр. “Бер рәхәтнең мең михнәте” дигәндәй, мин зарланмыйм. Үстерербез, Аллаһы теләсә. Улыбызның туу көнен табиблар 19 октябрьгә билгеләде. Әнинең туган көне — 19 октябрьдә, аңа бүләк булачак, Аллаһы боерса. 

— Баланың җенесен алдан планлаштырып була диләр…

— Мин андый әйбергә ышанмыйм. Аллаһы Тәгалә бездән яхшырак беләдер дип уйлыйм. 

— Өченчесе дә малай булачагын белгәч, күңелең төшмәдеме?

— Юк, әлбәттә. Күңелемнән никтер “өченчесе дә малай булыр әле” дип уйлаган идем. Малайлар булуы күңелгә ятышлырак та, чөнки алар бергә тәгәрәшеп үсәчәк. “Ник кыз түгел?” — дип өзгәләнмәдем. Киресенчә, сөендем. Улыбызга берничә исем уйлап куйдык. Әлегә уйлашабыз.

— Бала тугач, өйдә генә утырачаксыңмы? 

— Мөмкинлегем булса, чакырсалар, җырларга чыгачакмын. Балаларны карарга каенанам ярдәм итәчәк, Аллаһы теләсә. Кемнәндер нәрсәдер көтеп ятарга яратмыйм, актив тормыш яклы мин. Шул ук вакытта бала тууга эшкә чыккан кешеләрне дә аңламыйм. Балага ана назы, игътибар кирәк. Балансны саклый белү мөһим.

— Ни өчен улларыңны социаль челтәрдә күрсәтмисең? 

— Узган ел Сөләйман чирләгәннән соң, балаларның фотосын интернетка куймаска дигән фикергә килдек. Балалардан “хайп” ясауга, бала аша үзеңә игътибар җәлеп итүгә каршы мин. Кемнеңдер баласы бар, кемнеңдер юк. Синең бәхетне кемдер авыр кабул итәргә мөмкин.

— Кайвакыт Инстаграмда Рәзил белән сүзгә килүегез турында язасың…

— Җиңелчә бәхәсләшүләр була. “Бездә бар да яхшы” дип идеаль булып күренергә яратмыйм. Рәзил “нигә кешегә сиздерәсең?” ди. Шулкадәр зур проблемаларыбыз юк, әлбәттә. Авырлы булганга күрәме, кайвакыт өйдә килеп чыккан кайбер вәзгыять турында кычкырып сөйлисе килә. “Нигә шулай соң бу?” диясе киләме, бәлки кешедән яклау көтәмдер, белмим. Бу халәтне йөклелек чоры белән бәйлим. 

— Аерылышуга кадәр барып җиткән чаклар булдымы?

— Рәзил белән бик тиз өйләнештек, өч ай гына очрашып йөрдек. Анысы да күп очракта смс язышып узды, чөнки ул — Ришат Төхвәтуллин төркеме белән, мин Габделфәт Сафин төркеме белән гастрольдә йөрдек. Гаилә корганда, Рәзилгә – 24, миңа 28 яшь иде. Психологлар сөйли торган гаилә кризисы дөреслеккә туры килә дип уйлыйм. Җиде ел ир белән хатын булып яшәү дәверендә андый хәлләр булмады түгел. Бер-беребезне аңламаган, юл куймаган вакытлар булды. Өч ел яшәгәннән соң, болай булырга тиеш түгел бит дип уйладык та, аңлашып яшәргә сүз бирдек. Сүз дә юк, читтә матур кызлар, чибәр егетләр бар ул. Ләкин безнең балаларга бездән яхшырак әти-әни, бер-беребездән яхшырак ир белән хатын булмаячак. Бу хакта Рәзилгә дә әйткәнем бар. Ике йөрәк кушылган икән, гаилә учагын саклап, җылытып торырга кирәк.

— Биш ел элек әниең Зөлфия апа инсульт кичерде. Хәле ничек?

— Башына операция ясаган табиб “әниегезнең гомерен 3-4 айга гына озайтабыз” дигән иде. Шуңа да карамастан, әни менә инде биш ел яши, Аллаһка шөкер. Әкренләп тернәкләнә. Бу могҗиза кебек. Сөйләшә алмаса да, барысын да аңлый. Баш мие эшли, шөкер. Туган көннәрне яхшы хәтерли ул. Без онытып җибәрсәк, искә төшерә. Әнине без — биш кыз чиратлашып карыйбыз. Аның үзенә шулай уңайлы, көннәре җиңелрәк уза. Берәр яки икешәр атна тора, төрлечә була. 

— Сеңелләрең кияүдәме?

— Резидә әле дә Һиндстанда. Ике ел элек эшкә дип киткән иде, пандемия аркасында әлегә шунда калды. Кияүдә түгел. Өченче сеңлебез Люция – кияүдә, балалар бакчасында эшли. Биюче дә әле ул. Әлегә балалары юк, әмма бик телиләр. Төпчек кызларыбыз Аиша белән Гөлсу кияүдә түгел. Безнең яшь аермабыз әз булгач, алар да 30 тирәсендә. Мин моңа гаҗәпләнмим дә, хәзер кеше кияүгә чыгарга бик ашыкмый. Икенче яктан, вакытында күзле-башлы булырга кирәк. 

— Ни сәбәпле Аиша (җырчы-авт.) сездән читләште?

— Бу хакта Инстаграмда гел сорыйлар. Аиша бездән генә түгел, гомумән, тирә-юньдәгеләрдән читләште. Араларны бозды гына түгел, өзде. Ул үз эченә бикләнде. Яшермим, мин моны бик авыр кичердем, чөнки без бик якын идек, бер дулкында булдык. Хәзерге вакытта әнигә бәйле мәсьәләләр буенча гына аралашабыз. Бу вакытлычадыр дип ышанам. Аның эстрадада да үз аудиториясе бар иде. Инстаграмда эшләп китсә дә, уңышка ирешер иде. Инстаграмдагы аккаунтын юк итте, эстрададан китте.

— Ни өчен “Кызлы йорт” проекты дәвамлы булмады?

— Бу проектны сәхнәгә чыгару — әнинең зур хыялы иде. “Мондый уникаль гаилә бүтән юк”, — дип әни безне дөньяга биш кыз буларак танытырга теләде. Үзенең тормышы өчен дә бер йомгак, нәтиҗә ясарга теләгәндер. Аннан соң ун ел эчендә һәвәскәр язучы буларак, әни бик күп хикәяләр, интервьюлар язарга өлгерде. Шуларны туплап, китап итеп бастырдык. Анысы да әнинең хыялы иде. “Кызлы йорт”ның оештырып йөрүчесе — мин. Ул проект уңышлы булды, әмма биш төрле холык, эчке конфликтлар эшне туктатты. Әгәр бу эшкә чит кеше тотынган булса, проект дәвамлы булыр иде, билгеле. Безнең “Камеди Вумен” тапшыруын төшерү теләге дә бар иде, тик ул тормышка ашмый калды. Халык безне бишәү күрергә шулкадәр күнекте ки, концерт белән кая гына барсам да, “үзең генә килдеңме, бүтәнннәрегез кая?” дип сорыйлар иде. Кайвакыт моңа ачуым да килә иде. 

— Кайсы сеңлеңә эч-серләреңне сөйлисең?

— Люциягә. Без бөтен темага сөйләшәбез, бер-беребездән серләр юк.

— Рәфинә, син чит төбәктә тугансың икән?..

— Әйе. Безнең әни – Арчадан. Яшь чагында аны агроном буларак, әтинең туган ягы Мамадышка җибәргәннәр. Әти белән шунда танышып өйләнешкәннәр. Ул вакытта әни әтинең эчү гадәте барлыгын белмәгән. Көннәрдән бер көнне әти яшьлек хатасы белән, эчкән килеш кеше таптаткан. Шуннан соң аны дүрт елга Тверь өлкәсенең Удомля шәһәренә колониягә җибәргәннәр. Әни әтине кызганып шунда киткән. Без шул шәһәрдә туганбыз. Берзаман читтә яшәп туйгач, әти-әни итәк тулы бала белән авылга кайтып китә. Төпчек кызны тапканнан соң, әнинең яшерен авыруы барлыкка килгән. Әти эчүгә сабышкач, “йә үземне, йә балаларымны гарип калдырганчы” дип әни безне алып, Арчадагы туган нигезенә — бабай йортына кайтып китә. Без үскәндә, әти безгә ярдәм итә алмаган, кызганыч. Шуңа да карамастан, әни сынмады, сыгылмады. Гел оптимист булды. Дәүләткә зарланмады, акча өмет итмәде. Үз балалары өчен үзе җаваплы булуын аңлап яшәде. Әнигә бик сокланам.

— Әтиең белән ничек аралаша башладыгыз? 

— Әнинең бертуган сеңлесе яши торган Кирмән авылы әтинең авылы — Уразбахты белән янәшә урнашкан. Шунда барганда, әни әти янына, әтинең туганнарына алып барды. Әни – бик туган җанлы кеше, без ерак туганнар белән дә аралашып үстек. Әни безгә туганлык хисен сеңдерде. Әти өйләнмәде, әби-бабай йортында үзе генә гомер итә. Сеңелләре дә шул авылда яши, шуңа күрә әтинең һәрвакыт бер тәлинкә ашы була. Ул яктан бәхете бар. Күчтәнәчләрен күтәреп безгә дә килә. Бүгенге көндә аралашып яшибез. 

— Бәлки әтиең белән әниең кавышып та куяр?

— Юк, әни – мөстәкыйль кеше түгел. Бергә берничек тә яши алмыйлар. Моңа әни дә риза булмаячак. Сер бирмәсә дә, күңелендә барыбер үпкәсе бардыр дип уйлыйм. Күпләр әни турында “нигә шулкадәр бала тапкан соң ул?” ди. Бер-бер артлы биш бала табуы әтине үзгәрер, тормышлары җайланыр дип өметләнүе һәм малай теләүләре белән бәйледер дип уйлыйм.

Чыгагнак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/rfin-ganiullina-ti-yashlek-khatasy-beln-utyryp-chykkan

Бәйле