Татарстан рәссамы Евгений Голубцов вафат

Аны Арча зиратында җирләгәннәр.

Татарстанның билгеле рәссамы, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы, Россия Рәссамнары берлеге әгъзасы Евгений Голубцов 73 яшендә вафат булды.

Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, аны Арча зиратында җирләгәннәр.

Евгений Голубцов 1949 елның 13 апрелендә Казанда туган. Үз эшчәнлеген Казан сәнгать училищесыннан башлый. Соңрак Татарстанның Сынлы сәнгать музеена эшкә урнаша.

Узган гасырның 70 нче елларында аның җитәкчелегендә Казанда «Студия 17» дип аталган дизайнерлар төркеме оештырыла. Команда бөтен Татарстан буенча проектлар башкара. Алар «Бегемот» сыра барын, «Казан» ресторанын, Алабугадагы Шишкинның музей-йортын, «Маяковский. Желтая кофта» клубын бизи. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/06-10-2021/tatarstan-r-ssamy-evgeniy-golubtsov-vafat-5840251

Бәйле