Асаф Вәлиевның гаиләсенә кайгы килгән

-- Лейла

Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиевның әнисе вафат булган. Бу хакта Илсур Сафин хәбәр итте.

“Безнең дустыбыз Татарстанның халык артисты Вәлиев Асаф Әскат улының әнисе бакыйлыкка күчте! Татар халкы, бөтен әдәбият һәм сәнгать әһелләре Асаф Вәлиевнең, гаиләсенең, бик якын туганнарының олы кайгысын уртаклашабыз! Асаф дустым, Ходай үзеңә, гаиләңә, туганнарыңа олы сабырлык бирсен! Флера апа, урының ожмахта булсын! Барлык әткәй, әнкәйләрнең урыннары оҗмахта булсын, Ходаем! Бер-берегезне саклагыз!” — дип кайгы уртаклашкан җырчы.

Бәйле