30 яшьлек коткаручы: «Өч атна элек ашказаным авыртып китте. Яман шеш, диделәр»

30 яшьлек Данис җиде ел эчендә бик күпләрне янгыннан коткарган. Алар арасында өлкәннәр дә, сабыйлар да була. Хәзер исә Казанның 16 нчы янгын сүндерү частенең бүлекчә командирының үзенә ярдәм кирәк. Моннан өч атна элек ачыкланган авыруы аның тормышын икегә бүлгән. Әмма ул моңаймый – яшәргә тырыша.

– Өч атна элек ашказаным авыртып китте. Тикшеренә башлагач, анда җәрәхәт барлыгын күрделәр. Анализлар нәтиҗәсе бөтенләй башканы – ашказанымда яман шеш икәнен күрсәтте. Лимфа төеннәренә дә метастазы киткән иде. Операция ясаган табиб тынычландырды – аларны да алып ташлаганнар, – ди Данис. –  Миңа Санкт-Петербургка барырга кирәк, анда химия терапиясе башлана. Үзем белән булган хәлне Аллаһы Тәгаләнең бер сынавы дип кабул иттем. Тормышымның иң матур чагы бит әле, бик тә яшисем килә, – ди Данис Фәсхетдинов.

Данис биш вакыт намазын калдырмый. Дәү әнисе укыган догалар белән тәрбияләнгән егет 2013 елда дин юлына баскан. Шуннан соң ул янгын  сүндерүче булып эшкә урнаша. Кешеләргә ярдәм итәсе, аларга файдалы буласы килә аның. Бик күп гомерләрне саклап кала ул.

– Диндә булу – шушы эшкә китерде. Мин монда биш вакыт намазны да укый ала идем. Хатыным Екатерина да намаз укый. Исемен алыштыруны кирәк тапмадык. Иң мөһиме – күңел чисталыгы һәм Аллаһы Тәгаләгә ышану. Без аның белән мин хезмәт иткән шәһәрдә – Читада таныштык. Бер ел узгач, Катя Казанга күченеп кайтты һәм без гаилә кордык. Хәзер 4 яшьлек улыбыз бар, – ди Данис. –  Авыр хәлдә калгач, мин бик күп кешеләрдән ярдәм тойдым. Бергә эшләгән хезмәттәшләрем дә, дус-туганнар да булышырга тора. Хәтта бер белмәгән кешеләр дә хәлемне сорап, булдыра алганча матди ярдәм күрсәтә. Мин аларга чиксез рәхмәтле. Әмма әле дәваланыр өчен зур суммада акча кирәк.

Данисның хезмәттәшләре  дә аның бу авыруын җиңәсенә ышана.

– Без аның көчле рухлы икәнен беләбез. Бу чирне дә җиңеп чыгар дип уйлыйбыз. Без барыбыз да бер теләктә –  Данис тизрәк терелсен, – ди янгын сүндерү һәм коткару часте җитәкчесе Максим Демагин.

Дуслары Даниска ярдәм йөзеннән акча җыя башлаган. Булышырга теләүчеләр үзләреннән өлеш кертә ала.

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:

Хатыны Екатерина Владимировна исемендәге Саклык банкы картасы номеры: 2202 2026 5808 4151
Qiwi кошелёк: DANISSPAS
PayPal: [email protected]
Яндекс Деньги: 4100115727036520
WebMoney:
Z726725884589 (WMZ)
P159127963067 (WMP)

Чыганак: https://vatantat.ru/2020/08/32763/

Бәйле