Шушы елның 30 ноябренә кадәр Башкортстаннан өч студентны үтерүдә шикләнеп кулга алынган Александр Лазаревның элекке камерадашы аның турында сөйләгән.

Аның сүзләренә караганда, Лазарев беркайчан да кылынган җинаятьләре турында үкенмәгән. Соңгы җәза срогын үткән вакытта ул ФСИН хезмәткәрләренә һөҗүм итә, ә үсмер чагыннан наркотиклар куллана.

Ул агрессив һәм тиз кызып китүчән. Лазаревның туганы белдерүенчә, Александр берничә тапкыр утырган һәм ярты елдан да артык иректә булмаган. Әңгәмәдәш кызларны үтерүче кеше үзе генә булмаган дип фаразлый. Аның сүзләренә караганда, ул элекке камерадашлары белән җинаять кыла ала.

Элегрәк Ырынбур өлкәсенең Гай шәһәрендә өч кызның мәете табылуын хәбәр иткән идек. Лазаревның үтерүгә катнашы молекуляр-генетик экспертиза нәтиҗәләре белән расланган.

Шикләнелүчегә гомерлек төрмә яный.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/khokuk/2021-10-06/ul-kotochkych-keshe-2532892

Бәйле