Яраткан җырчыбыз Хәмдүнә Тимергалиеваның вафатына бер ел тулып узды.

Татарстанның атказанган артисты Әлфия Хәсәнова аның турындагы хатирәләре белән уртаклашкан. Аларны «Ватаным Татарстан» сайты бастырган.

«1979 елда мин күчмә театрга эшкә урнаштым. Авылдан-авылга йөреп спектакльләр куябыз. Туган ягым – Саба районының Сатмыш авылына да килеп чыктык. Клуб янына зур афиша эленгән. Габдулла Рәхимкулов белән Хәмдүнә Тимергалиева киләчәк икән. Габдулла абый инде һәрберебезгә дә яхшы таныш, Хәмдүнәсе кем икән? Шунда Исламия апа белән Хәлил абый Мәхмүтовлар аңа бик яхшы бәя бирделәр, исебез-акылыбыз китеп тыңлап тордык. Аны күрәсе килү, тыңлау теләге уянды.

Мин Батыршин урамындагы 63нче йортның тулай торагында яши идем. Көннәрдән бер көнне җырчы Хәмдүнә дә безнең тулай торакта яши икән, дигән хәбәр таралды һәм ул тиз арада үз кеше булып китте. Менә мине тыңлагыз дигән сыман коридорда да, аш бүлмәсендә дә җыр сузып җибәрә, безгә «апаем» дип дәшә, миңа «озын чәч» дигән кушамат та такты. Артист артистны тиз аңлады булса кирәк, безнең фикерләр, серләр килеште. Мин исә аңа, каян башыма килгәндер, Ханна дип дәшә идем. Бу исемне ул ошатты. Тулай торактагыларның күңеленә дә якын булды бу исем. Без аны Олеся Френкельга да охшата идек. Хәмдүнәнең дә чәче үзенә бер төрле – ак та түгел, сары да түгел. Озын буйлы, ябыграк гәүдәле. Ап-ак кофта, ап-ак юбка киеп йөрүчән. Иртән иртүк уяна да: «Апаем, чәй кайнады, әйдә чәй эчәргә», – дип чакырып йөри башлый. Коридорда иртән иртүк җырлап йөрүенә дә күнегеп бара идек инде. Мине кайбер тантаналарда, аеруча сабантуйларда чыгыш ясарга үзе белән ала иде, синдә Наҗия Минкина тавышы, дип, үсендереп тә җибәрә. Наҗиянең ул вакытларда Әлфия апа Авзалова бригадасында эшләгән вакытлары.

Тора-бара аңа «Хәмдүш», – дип дәшү гадәткә кереп китте, бернинди ризасызлык белдермәде, киресенчә: «Әү-әү, апаем», – дип канәгать елмая иде. Аның бертуган сеңлесе Әлфинәгә тун тектереп йөрүләре дә күңелгә нык уелган. «Сеңлемне сөендерәсем килә, ул бит әнине тәрбияли», – дип әйтә иде Хәмдүнә. Гомумән, ул туганнарына нык булышты. Бүләкләрне алганда да, монысы җиңгәчәйгә, монысы Азаматка (абыйсының улы), дип тәгаенли иде.

Миңа тора-бара иркенрәк бүлмәле тулай торакка күчү насыйп булды. Хәмдүнә истәлек бүләкләре әзерләгән: пластмасса ләгән, берсе зур, икенчесе кечерәк ике чүмеч һәм дә бик матур рәсемнәр төшерелгән калын тәлинкә. Аларны Ханна – Хәмдүш – Хәмдүнә истәлеге итеп бүген дә саклыйм һәм кулланам. Яшәү урыннары үзгәргәч тә аралар өзелмәде, кунакка йөрештек.

Хәмдүнә берара Башкортстанда Флорит белән яшәп алды бит инде. Шул вакытта мине, сабантуйда чыгыш ясарга дип, кунакка чакырдылар. Бардым. Башкортстан табигате белән хозурланырга дип машинада чыгып киттек. Рульдә – Флорит. Мул сулы күл буендагы текә тауга күтәреләбез. Көтмәгәндә-уйламаганда, артка тәгәри башладык. Артта исә – күл. Машина тәгәрәпме-тәгәри. Шул мәлдә Хәмдүнә Флоритның аякларын читкә этәрде дә куллары белән тормозга басты. Флоритка исә «Тизлеккә куй», – дип әмер бирде. Ходайның рәхмәте, машинабыз түбәнгә тәгәрәүдән туктады. Хәмдүнәнең тәвәккәллеге безне фаҗигадән саклап калды.

Яшәештә аңа Илһам Шәриф ныклы таяныч булды. Хәмдүнә апасының һәр гозерен җиренә җиткереп үтәде, иҗатта да, тормышта да ярдәменнән ташламады. Бергәләп сәхнәгә күтәрелделәр, алар башкарган дуэтлар халык күңелендә лаеклы урынын алды. Хәмдүнә туры сүзле иде. Фикерен кәнфит кәгазенә төрмичә генә җиткерде, шул гадәте аркасында ул кайвакыт кыенлыклар да күрде, әмма нинди генә халәттә дә чын мәгънәсендә Кеше булып калды…»

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2021-10-07/hanna-h-md-sh-h-md-n-2533365

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий