Гөлназ Асаева: «Менә әкият тәмам да…»

Җырчы ире белән талашканмы?

Җырчы Гөлназ Асаева социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә: «Менә әкият тәмам. Тыңлаучылар молодец»,- дип язган һәм урталай ярылган йөрәк смайлигы куйган. Аклы-каралы фотода исә Гөлназ ире Вильдан белән сурәтләнгән. 
Гөлназның язылучылары моны төрлечә аңлаган булса кирәк. Кемдер яшьләргә бәхет һәм мәхәббәт теләгән. Икенче берәүләр Гөлназ белән Вильдан талашкан дигән нәтиҗә ясаган. 
Сүз уңаеннан, Гөлназ Асаева моңа кадәр ире белән ничек танышуы, ни рәвешле очраша башлавы хакында язган иде. Бу постны шул тарихның азагы дип кабул итәргәдер, бәлки?

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/glnaz-asaeva-men-kiyat-tmam-da

Бәйле