Рөстәм Нәбиев кулына биргән бүләктән сүзсез кала [видео]

-- Лейла

2021 елның 2 октябрендә иртәнге 10да Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиев @rustam_nabiev92 Манаслу тавына менеп җитте. Ул үз кулларында 8163 метр биеклеккә күтәрелде.

— Мин заманча альпинизм тарихында яңа сәхифә яздым! 8 мең биеклектә булган тауга кулларым ярдәмендә күтәрелдем. Шулай итеп эшләгән дөньяда беренче кеше булдым! Бу күтәрелүне мин әнием истәлегенә багышлыйм. Әни, мин сине яратам! — дип яза блогер.

Рөстәмне мондый олы җиңүе белән Катманду отеле дә җылы котлаган. Блогерның фотографиясе белән махсус торт ясаткан.

Бәйле