Гүзәлия сөенечле яңалык җиткерде

Танылган продюсер, композитор, автор башкаручы Гүзәлия күңелле яңалыгы белән уртаклашты.

“Җырчы Хәким белән “Әйтер сүзем калган” исемле җырыбызга төшерелгән клипны Төркиянең ТМВ телеканалында күрсәтәләр икән. Бу хакта Инстаграмдагы язылучыларым хәбәр итте. Видеолар төшереп җибәрделәр. Татар җырларын чит илдә дә яратып тыңлауларына бик сөендем”, — ди Гүзәлия.

Шулай итеп, Гүзәлия белән Хәким Төркия телеканалының якты йолдызлары булды. Ютуб каналда әлеге клип астына төрек телендә төрле фикерләр язганнар: “Ни әйтергә дә белмим, биисе генә килә”, “Бик матур җыр булган”, “Татарның матур тавышлы балалары” һ.б. 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/gzliya-senechle-yaalyk-itkerde

Бәйле