Илназ Сафиуллинга өстәмә «права» нигә кирәк булган?! [видео]

-- Лейла

Татарстанның атказанган артисты, җырчы Илназ Сафиуллин @ilnaz.official инде күптәннән квадроциклда йөри икән, әлегә кадәр моңа «правасы» булмаган.

Җырчы исә квадроциклда һәм снегоходта йөрергә мөмкинлек булсын дип, махсус укулар узган икән. Ул теорияне дә, практиканы да уңышлы гына тапшыруы турында хәбәр итте.

— Җырчы булмасам, мин квадроциклда яисә снегоходта йөрер идем. Ә, гомумән алганда, минем математик белемем бар. Мин математика укытучысы булыр идем. Гомер буе укыйбыз без. Гомер буе нәрсәгә дә булса өйрәнәбез, — дип яза җырчы.

Килешәсезме бу фикер белән?

Бәйле