Блогер Диана Хәмидуллинадан тормыш итәргә 5 киңәш-девиз

-- Лейла

@diana_khamidi шул киңәшләр белән бүлеште.

1. Үзең турында начар итеп уйлауны туктат! Син — уникаль шәхес, үзеңә шикләнеп һәм ышанмыйча эш итәсең икән, син бу гүзәл дөньяга сине китергән бөек көчне рәнҗетәсең дигән сүз. Бу турыда ешрак исеңә төшер.

2. Башкалар синең турында нәрсәдер уйлыйлар икән — бу алар эше! Әгәр дә кеше синең турыда ниндидер үзе белмәгән өлкәдә хөкем итә икән, димәк, аның фикере берни дә тормый. Уңышка ирешкән кешеләр шундый ук кешеләрне күзәтеп торалар һәм аларны модельләштерәләр. Аларның гаепләргә вакытлары юк. Башкаларны гаепләү — уңышсыз кешеләр өлеше, алар бер урында таптанып, хәрәкәт итүдән куркалар. Уңышсызларның фикере сиңа кызык мени?

3. Нәрсә эшләгәнеңне аңлап эшлә! Син кем, син кайда һәм хәзер нәрсә белән шөгыльләнәсең — бу гади сораулар сиңа эшсезлекнең инертлы халәтеннән чыгарга ярдәм итәчәк, шуның аркасында кешеләр даими рәвештә үз эшләрен соңга кичектерә баралар. Бу халәт безгә уңайлы һәм гадәти тормышыбызны үзгәртергә мөмкинлек бирми, үсешебезне тоткарлый.

4. Уңышсызлыклар юк, тәҗрибә бар! Хәтта син үз максатыңа барганда юлыңда очраган проблемалар белән очрашсаң да, исеңдә тот, бу бары тик үз юлыңны коррекцияләү мөмкинлеге генә, ә дистанциядән төшү сәбәбе түгел.

5. Бары тик эшли башла гына! Кешегә шикләнү хас. Син беркайчан да үз юлыңны 100% ка алдан күрә һәм үз шикләреңнән арына алмаячаксың. Эшлә, бер урында таптанма — ышанычсызлыктан һәм куркулардан иң яхшы дару бу икәнен онытма.

Бәйле