«Акчаң булмаса, дусларың арасында гына җырлап йөриячәксең…»

Эстрадада аны “Бәйрәм абый” диләр. Ул җырлый да, бии дә, уйната да, көлдерә дә. Әле өстәвенә – спорт остасы да. Сүзебез Раян Садриев турында.

— Раян, син кайсы як егете?

— Апас районы Иске Йомрал авылыннан. 5 яшьтән спорт гимнастикасы белән шөгыльләнәм. 17 яшемдә Россия буенча спорт остасы дигән исем алдым. Әтисез үстем. Алсу исемле бертуган апам бар. Безне әни аякка бастырды. Әти белән әни миңа 2 яшь булганда аерылышкан.

— Әниең һөнәре буенча кем?

— Татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

— Сине Салават Фәтхетдинов төркемендә биюче булган, диләр…

— 17 яшемдә Салават Фәтхетдинов төркеменә эләктем. Салават абый мине биюче итеп эшкә чакырды. Мин анда 14нче һәм 15нче сезоннарда эшләдем. Бию түгәрәгенә йөрмәдем, биергә әни өйрәтте. Татарча бию көен ишетсәм, шунда ук бии башлыйм.

— Армиядә дә хезмәт иткәнсең икән?

— 22 яшемдә 2006 елда армиягә киттем. Ике ел Ватаныбызны сакладым. 2008 елда армиядән кайткач, эш эзләдем. Төзелештә дә эшләдем, йөкче дә, шофёр да булдым. Бер эштән дә курыкмыйм. Армиядән соң ТДПУның физкультура факультетын тәмамладым. Аннары укытучы-тренер булып эшли башладым. 2013 елда мине Мамадышка спорт гимнастикасы тренеры булып эшләргә чакырдылар. Бүген дә матур гына эшлибез, 4-5 яшьлек балаларны спорт гимнастикасына өйрәтәбез. Казан белән Мамадыш арасында йөрим.

— Эстрадага кайчан аяк бастың?

— 2014 елда “Рәхмәт яусын, бабайга” дигән җыр яздым. Зур сәхнәгә шушы җыр белән чыктым. Шул елдан бирле җырлыйм. Тиздән Чаллыда “Тукта, вакыт” исемле концертым көтелә. Сигез ел рәттән концерт куям. Бүген репертуарымда 45 җыр бар. Нигездә Гөлфия Шакирова, Динар Хәйруллин, Дамир Муллаәхмәтов шигырьләренә язылган җырлар башкарам.  

— Ни өчен үзеңне “Бәйрәм абый” дип атыйсың?

— Ул исемне үзем түгел, кеше кушты. Каян килеп чыккандыр, белмим. Мине күргәч, күпләр “ооо, Бәйрәм абый килгән” ди. “Раян” дип эндәшүче сирәк хәзер. Шуңа күрә “Бәйрәм абый” дигән исемне үстерергә булдык, төркемебез дә “Бәйрәм абый” исемен йөртә.

— Бүгенге эстрада турында нинди фикерләрең бар?

— Һәр җырчы үз эше белән шөгыльләнә. Үз җырын җырлый. Әмма хәзерге заманда акчаң булмаса, радиога да, телевидениегә дә чыгып булмый. Тавышың ничек кенә матур булмасын, ул гына җитми. Дусларың арасында гына җырлап йөриячәксең. Элек җырчыларны халык үзе күтәргән. Матур тавышлы җырчыларны радио-телевидениегә шалтыратып сораганнар. Эстрадада идеяләр, темалар аз. Рус эстрадасында темалар бик күп. Ә бездә авыл, кызлар, егетләр, мәхәббәт темасы күп. Мин үзем позитив җырлар язарга тырышам. Репертуардагы “Тукта, вакыт” җыры бик уңышлы килеп чыкты дип уйлыйм. Сүзләрен Гөлфия Шакирова язды, көен үзем иҗат иттем.

— Сәхнәдән тыш, тагын нәрсә белән шөгыльләнәсең?

— Туйлар һәм юбилейлар үткәрәбез.

— Гаиләң белән дә танышыйк инде.

— Хатыным һөнәре буенча теш табибы. Ике бала үстерәбез. 11 яшьлек Ралина исемле кызыбыз, 2,8 яшьлек Аслан исемле улыбыз бар. Хәзерге вакытта Казанда үз йортыбыз белән яшибез. Гаиләм матур, тату, Аллаһка шөкер.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/rayan-sadriev-akcha-bulmasa-duslary-arasynda-gyna-yrlap-yriyachkse

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий