«Әни кайда соң син?..»

Тәрбияче балалар йортында тәрбияләнүче баланың җан тетрәндергеч хатын Интернетта бастырган.

Бу язма «ВКонтакте» социаль четәренең «Әни» төркемендә басылган.

«Әнием, кайда соң син? Мин сине көн дә диярлек төшемдә күрәм. Мин беләм — син бик чибәр, ягымлы кеше. Үзем дә сиңа ошарга тырышам: яхшы билгеләргә генә укыйм, тәрбиячеләрне тыңлыйм.

Син миңа бик кирәк. Кичә генә дус кызым яңа әнисен табып, балалар йортыннан китте. Әни, тапсаң иде мине. Мин сине бик көтәм», — дип язган ул.

Бу язманы Мәскәү өлкәсендәге балалар йортының тәрбиячесе бастырган. Бу язманы бала тудыра алмаган хатын-кызлар күргәч, балалар йортындагы балаларны үз гаиләсенә алу теләге туар дип ышана ул. Шундый язмаларны даими бастырып барырга уйлый.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2021-10-09/ni-kayda-so-sin-2536872                                                                                 Фото: https://pixabay.com/ru/

Бәйле