Кайбер ирләр хатыннарын сайлау алдына куя — йә карьера, йә гаилә. Әгәр икесе дә күңелгә якын икән, нишләргә?

Бу хакта педагог-психолог Гөлүсә Низаметдинова киңәшләре белән уртаклашты.

— Бик күп ирләр ни өчендер хатын кыз алдына сайлау куя: йә карьера, йә гаилә. Бу, минем фикеремчә, дөрес түгел. Кеше бары тик якын кешесенең ярдәме, таянычы белән генә ике юнәлештә дә үсә ала. Һәм 80-90% очракта бу уңышлы да. 

Кемгәдер ире җырламаска, кемгәдер эшләмичә генә өйдә утырырга куша. Хатын-кызның да шәхес булуын, аның да үсәргә, кеше арасында үзен күрсәтергә, үз бәясен күтәрергә теләвен оныталар.

Әгәр ир белән хатын аралары бөтенләй бозылып, эшләр аерылышуга кадәр барып җитә икән, хатын-кыз һичшиксез яраткан эше белән шөгыльләнергә тиеш. Киңәшем – күңелегезгә хуш килгән һөнәр белән шөгыльләнегез. Ул чакта тормышыгызда сезне аңлардай, терәк булырдай кеше дә очрар.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/irem-yd-utyryrga-kusha-nishlrg Фото: https://pixabay.com/ru/

Бәйле