Серле тартма ачыла! Дилә Нигъмәтуллина иренең татарча җырлаганын күрсәтте [видео]

-- Лейла

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина @dilyanig шәхси тормышын сер итеп тота. Ирен дә Инстаграмда бик сирәк күрсәтә.

Ә монда язылучыларына ирен күрсәтеп кенә калмады, аның шәп итеп татарча җырлаганы белән бүлеште.

– Ул бик нык җырларга ярата. Татар җырларын, татар мохитен ярата торган кеше, – дип яза җырчы.

Дилә Нигъмәтуллинаның иренә җырларга Мөнир Рахмаев та @munir_rakhmaev_official булыша. Күрегез әле, ничек тырыша, ул мимика, ул куллар – аерым игътибарга лаек.

Сез нинди бәя бирәсез?

Бәйле