Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә Минзәлә авиаһәлакәтендә вафат булган кешеләрнең мәетләрен якыннарына тапшыралар [видео]

-- Лейла

Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең патологоанатомия бүлегендә Минзәлә авиаһәлакәтендә вафат булган кешеләрнең мәетләрен якыннарына тапшыралар. Кара катафалкалар инде берничә кешенең мәетен туган якларына алып киткән.

Фаҗигадә һәлак булучыларның туганнары өчен Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә мәгълүмати-психологик үзәк булдырылды. Аларга 21 психолог ярдәм күрсәтә.

Моннан тыш чиркәү һәм мәчет әһелләре рухи яктан терәк булырга тырыша.

Шулай ук барлык документ эшләре дә әлеге үзәктә башкарыла.

Мәетләрне тану аерым бинада башкарыла. Якыннарын югалткан кешеләрнең хәле бик авыр, аларны психологлар җитәкләп диярлек алып бара.

Морг тирәсендә полиция кизү тора.

http://shahrichalli.ru/

Бәйле