Авиаһәлакәттә үлүчеләрнең гаиләләренә нинди ярдәм итәләчәк?

Хөкүмәт карарыннан мәгълүм булганча, һәлак булганнарның гаиләләренә 1әр миллион сум акча түләнеләчәк. Һәлакәтт аркасында сәламәтлегенә каты яки уртача зыян килгән кешеләргә 400әр мең сум биреләчәк.

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы түләүләрне оператив төстә хәл итәчәк.

Шулай ук республика һәлак булганнарны җирләүне һәм мәетләрне җирләү урынына китерүне оештырырга әзер.

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/10/65338/

Бәйле