11 октябрьдән Татарстанда QR-кодлар һәм өлкәннәр өчен үзизоляцияләү кертелде.
Бүгеннән үк Чаллыда сәүдә үзәкләренә коронавирустан вакцина ясатуны раслый торган QR-код күрсәтеп кенә кереп була.
Чаллының бер сәүдә үзәгендә бу. Тиешле документың юк икән – керү дә юк дигән сүз.
Чаллыда тагын монда
яшәүчеләрдән җәмәгать урыннарына куар-код күрсәтеп керүгә карата фикерләрен сораштыралар. Видеодан күренгәнчә, җаваплар төрле.
– Иртән справка барып алдым. Паспортым менә. Менә мин. Мине кертмиләр! Этеп-төртеп чыгарып җибәрделәр, – дип сөйли бер пенсионер.
– Мин в шоке. Кертмиләр! Банкоматтан акча алмакчы идем, – дип үз фикерен белдерә яшь ир-ат.
Чаллыдагы “Леруа-Мерлен” кибетенә Татар тудей хәбәрчесе шулай ук барып карады. Чикләүләр турында олы стенд куелган, әмма әлегә бернинди дә тикшерүләрсез кертәләр. Алай да кибеттә халык саны аз.