Чаллыда күпме кешенең кибеткә керә алмавын күрдек [видео]

-- Лейла

11 октябрьдән Татарстанда QR-кодлар һәм өлкәннәр өчен үзизоляцияләү кертелде.

Бүгеннән үк Чаллыда сәүдә үзәкләренә коронавирустан вакцина ясатуны раслый торган QR-код күрсәтеп кенә кереп була.

Чаллының бер сәүдә үзәгендә бу. Тиешле документың юк икән — керү дә юк дигән сүз.

Чаллыда тагын монда
яшәүчеләрдән җәмәгать урыннарына куар-код күрсәтеп керүгә карата фикерләрен сораштыралар. Видеодан күренгәнчә, җаваплар төрле.

— Иртән справка барып алдым. Паспортым менә. Менә мин. Мине кертмиләр! Этеп-төртеп чыгарып җибәрделәр, — дип сөйли бер пенсионер.

— Мин в шоке. Кертмиләр! Банкоматтан акча алмакчы идем, — дип үз фикерен белдерә яшь ир-ат.

Чаллыдагы «Леруа-Мерлен» кибетенә Татар тудей хәбәрчесе шулай ук барып карады. Чикләүләр турында олы стенд куелган, әмма әлегә бернинди дә тикшерүләрсез кертәләр. Алай да кибеттә халык саны аз.

Бәйле