Җырчы Илмира Нәгыймова авыр вакыт кичерә [видео]

-- Лейла

Илмира Нәгыймова ире Руслан Кираметдинов белән аерылышуы турында хәбәр итте.

— Дуслар, күңелемдә нәрсә булганын белсәгез…Башка түзә алмыйм…Сабырлыкның да чиге бар…Без Руслан белән аерылдык…Зинхар сорамагыз ни булды дип…10 ел балалар дип түздем…башка түзә алмыйм! Бәхет кенә телим! Бәлки язарга да кирәк түгелдер…бик арыдым сораулардан… — дип яза Илмира үзе.

Илмира Нәгыймова шулай ук ире Руслан Кираметдиновтан куркуын да хәбәр итте.

— Ул эчә башласа, үзен кулга алмый торган дәрәҗәгә килә. Сез күбесен белмисез. Мин эшлим! Бүтән чара юк! Ипотека түлисе бар. Ә ул 10 ел буе мине иҗатыма көнләште, күземне ачтырмады. Миңа ярдәм итәр урынга, киресенчә, мине юкка чыгарырга йөрде.

Сезнең өчен ул бик тыйнак җырчы. Беләм. Әмма да ләкин мине белгәннәр, аның да нинди икәнен беләләр. Мин бик озак түздем. Бүтән хәлем калмады!

Бүген безнең никах көне. Нәкъ 1 ел элек мин аерылышу турында гариза язган идем. Ул кеше гел үзгәрермен дип вәгъдәләр бирде! Мин ышандым! Әмма бер нәрсә дә үзгәрми! Ул миңа яный! Аннан китә калсам, үтерәм, ди! Мин куркам, — дип яза җырчы.

Бәйле